Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөембикәлеләр – Казанда

Районыбызда алтынчы ел эшләп килүче «Сөембикә» хатын-кызлар клубына йөрүчеләр 18 май – халыкара музейлар көне уңаеннан Казанга экскурсиягә бардылар.

Сөембикәлеләр өчен әлеге чара күркәм традициягә әйләнеп, алар республикабызның төрле истәлекле урыннарында сәяхәттә булырга өлгерделәр. Быелгы сәфәрдә иң элек Милли музейда булып, тарихи җәүһәрләребез, милли мирасыбыз белән таныш­тылар. «Безне һәр павильонда милли киемнәрдән булган экскурсоводлар көтәләр иде. Иң әһәмиятлесе шул – әлеге музейда Сабаның туган якны өйрәнү музее экспонатлары да саклана. Әлеге экспонатлар районыбыз музеенда Рәисә Сираҗиева җитәкчелек иткән чорда тапшырылган булган. Рәисә Бәдриевна да безнең белән булып, ул әлеге тарихи истәлекләр хакында кызыклы мәгълүматлар бирде. 1523 елда Казан ханы Сәхип Гәрәй тарафыннан Мамалай феодалларына кишәрлекләр бүлү турындагы ярлык барыбызда да зур кызыксыну уятты. Аннан Кремльдә урнашкан музейда булдык. Ул заманча технологияләр белән эшләнгән. Музей экспонатлары белән татар, рус, инглиз телләрендә таныштырыла. Монитор аша теләсә кайсы гасыр тормышы белән танышырга була. Сәяхәтебез ахырында «Туган авылым» милли комплексында булып, андагы матурлык белән хозурландык. Бик күп мәгълүматлар туплап, матур тәэсирләр белән кайттык. Безгә әлеге экскурсияне оештыруда ярдәм күрсәткән район ветераннар советы рәисе Расих Сабировка зур рәхмәтебезне белдерәбез», – ди «Сөембикә» клубы җитәкчесе Миң­нинур Шакирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев