Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Серле каләм" бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды

Районыбызның яшь иҗатчылары көтеп алган Казан (Идел буе) федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" бәйгесе быел 14нче тапкыр үткәрелде.

Әлеге еллар эчендә бәйгенең географиясе елдан ел киңәеп, ул Кукмара, Арча, Балтач районнарында яшәүче иҗади яшьләрне дә җәлеп итте. Катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", волонтерлык эшен яктырткан "Йөрәктән-йөрәккә", ришвәтчелеккә каршы "Намуссыз гамәлләр яхшылыкка илтми" һәм яшүсмерләр тормышын чагылдырган «21нче гасыр яшьләре» номинацияләрендә каләм көчен сынашты. "Серле каләм" бәйгесенең оештыру комитетына  барлыгы 67 катнашучыдан 100дән артык эш кабул итеп алынган. Бәйгене оештыручы   Шәмәрдәндәге "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләренең әлеге өлкәдә тәҗрибәләре җитәрлек, әмма иң-иңнәрне сайлап алу бервакытта да  җиңел түгел. Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов яшь каләм ияләрен котлап, бәйгенең Васил Гарифуллин исемен йөртүе һәм Казан (Идел буе) федераль  университетының мөгаллимнәре катнашында узуы аның никадәр абруйлы, җитди  булуын күрсәтүенә басым ясады. Районыбызда узучы әлеге бәйгенең республика күләмендә юк дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтте.

"Журналистиканың көчен, куәтлеген һәм мөһимлеген беркемгә дә исбатлыйсы юк. Юкка гына аны дүртенче хакимият дип атамыйлар. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша бөтен яңалыкларны халыкка җиткерә, яктырта барабыз.  Бик җаваплы  һәм шул ук вакытта кызыклы һөнәр. Алга таба үзегезне әлеге һөнәр белән бәйләүче кыю каләм ияләре итеп күрербез", - диде Марат Кәримов.

Конкурсны яшәтүдә зур роль уйнаган, һәр елны йомгаклау тантанасында катнашып, яшь каләмчеләргә хәер-фатихасын биргән Васил Гарифуллинга район башлыгының Мактау Грамотасын тапшырды.

"Саба районы укучысы буларак, балачагым биредә, җәйге практикаларым "Җиңү байрагы" газетасында узды. Әлеге бәйге минем күңелгә дә, кафедрабызга да бик якын. Рәис Миңнехановның әлеге бәйгегә зур игътибар бирүе, җылы мөнәсәбәте  аны  тагын да үсәргә этәрә, дәвамлы итә. Бәйгенең нәтиҗәсе, һичшиксез, булмый калмый. Барыгыз да журналист булып китмәссез, әмма бәйгедә катнашу барыгыз өчен дә отышлы булачак. Чөнки нинди генә һөнәр сайласагыз да, эшегезне күрсәтер өчен сезгә күпмедер журналист булырга туры киләчәк», – диде  Васил Заһит улы.

Ул шулай ук укучыларны  яңа форматларда –  цифрлы материаллар,  аудио-видео язмалар, төрле заманча жанрларда иҗат итәргә чакырды. Балалар иҗат үзәге залын тутырып килгән укучы-укытучыларның күплеге районыбызда иҗат белән кызыксынучы яшьләр күп булуы турында сөйли. Оештыручылар әйтүенчә, бәйгедә Югары Симет, Эзмә, Шекше, Шәмәрдән, Мичән, Завод-Нырты, Түбән Шытсу, Тимершык мәктәпләреннән укучылар актив катнашкан. Бәйге эшләре  кече һәм урта яшьтәге укучылар, эшләүче яшьләр категориясенә (45 яшькә кадәр)  бүленеп каралды.

«Укучылар ришвәтчелек, волонтерлык, наркотиклар темаларын яктыртып кына калмаганнар,  ә чын асылын ачып, укучы  күзлегеннән  чыгып бәяләмә биргәннәр. Зур, глобаль әйберләрне дә гап-гади итеп тасвирлый алулары куандырды. Иҗат эшләрен бәяләү шактый авыр булды. Чөнки журналистика жанрлары белән беррәттән,  көчле әдәби язмалар да күп иде», – диде  Казан (Идел буе) федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, “Шәһри Казан” газетасының бүлек мөдире, бәйгенең дәвамлы булуында зур өлеш кертүче Рәсимә Галиева.

«Серле каләм» бәйгесенә укучылар әзерләп, телебезгә, иҗатка мәхәббәт тәрбияләгән татар теле укытучыларын «Саба таңнары» газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты Алия Мөбарәкҗанова (без аны эстрада  җырчы Алия Исрафилова  буларак та беләбез)  тәбрикләде.

Быелгы  “Серле каләм” иҗат бәй­гесенең Гран-при  ияләре   булып  Саба гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Фәридә Галимуллина һәм Эзмә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Нәфисә Закарова   танылды.

«Мин бәйгедә  видеосюжетлар белән катнаштым. Гимназиябездә узган «Ачык ишекләр көне» һәм «Гөрләсен гармун моңнары» дип аталган чаралардан видеороликлар тәкъдим иттем. IХ cыйныфтан бирле журналистика  юлын сайларга әзерләнәм. БДИны да әлеге өлкә буенча сайладым. Беренче ел катнашып Гран-прига ия булуыма бик шатмын», – ди Фәридә Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев