Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Серле сандыкта ниләр бар?

Шәмәрдәндә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Серле сандык» исеме астында бәйрәм узды

Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре, Шәмәрдән авылы китапханәләре белән берлектә, Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елына багышланган мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Серле сандык» исеме астында танып белү сәгате үткәрделәр. Чараның максаты - балаларны мәдәният һәм сәнгать үзенчәлекләре белән таныштыру. Чара барышында балаларга төрле мәдәниятләрнең үзенчәлекләре, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләнде. Балалар серле сандыкта сакланган чигелгән сөлгеләр, яулыклар, калфак, түбәтәй, чабата, хатын-кызлар өчен иң борынгы бизәкләр җелән якыннан танышты.  Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев