Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Бүген - укытучылар көне
Укытучы-тормышны танып белергә өйрәткән, кирәк чакта җылы сүзе яки урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән, һәрберебезнең тормышында мөһим урын алып торучы кеше. Сез биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәт дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Хөрмәтле укытучылар, ветераннар, барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен!
*
Район аграр көллияте укытучыларын, ветераннарын Һөнәри техник белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ беркайчан кимеми. Сезнең исә кадрлар потенциалына һәм район үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез! Сез бүгенге көндә гади кул хезмәте һөнәрчеләрен түгел, ә тормышыбызга килеп кергән яңа технологияләр белән эш итүче белгечләр әзерлисез. Алга таба да уңышлар, сәламәтлек телибез! Ирешелгән югарылыкны саклап, киләчәккә ышаныч белән карап яшәргә һәм эшләргә язсын!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев