Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сез иң күркәм кеше икәнсез!”

Көек авыл клубында Тимершык, Кызыл Мишә мәдәният йорты, Кызыл Мишә китапханәсе белән берлектә укытучы һәм остаз елында “Сез иң күркәм кеше икәнсез!” дигән кичә үткәрелде.

   Кичәгә авылның ветеран укытучылары һәм хәзерге вакытта эшләүче укытучылар чакырылган иде. Кич авылда беренче мәктәп ачылу вакытын искә төшерү белән башланды. Алар укыганда булган авырлыкларны һәм күңелле мизгелләрне искә төшерделәр. Мәктәп еллары, эшкә өйрәткән остазлар турында сөйләделәр. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар укытучыларга хөрмәт белән килделәр. Алар үз укытучыларына рәхмәт сүзләре, музыкаль сәламләүләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Залда булган барлык укытучылар да игътибарсыз калмаган. Барысы да кич белән канәгать калдылар һәм күтәренке кәефтә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев