Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сезне күрмәсәм, бәхил булыгыз...»

Газетабызда Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Солдат хатлары» дигән сәхифәбездә фронттан килгән хатлар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге истәлек Юлбат авыл җирлегеннән.

Әтисенең бабасы – фронтовик Каюм Гәрәев язган хатны музейга Йосыф-Алан авылыннан Сөмбелә Каюмова тапшырган. Өчпочмаклы солдат хаты гарәп хә­рефләре белән язылган. Му­зейга тапшырганда ул кириллицага күчерелгән, кат-кат укудан таушалган, ләкин хатның бүгенге көнгә кадәр якыннары тарафыннан күз карасыдай сак­ланган кадерле истәлек булуын чамалавы кыен түгел. Хат иясе  Каюм сугышның башында ук һәлак булган. Гаиләсе аннан шушы бер хатны гына алып калган һәм аны 60 елдан артык иң кадерле ядкәр итеп саклаган.

  Хат хуҗасы Йосыф-Алан авылында яшәүче  Миләүшә Каюмова. Әлеге хат турында истәлекләрне   Юлбат төп мәктәбенең тарих укытучысы Илдар Сафин  язып алган, Бу турыда аның “Юлбатым -Ямбулатым”  дигән китабында да әйтелә.

  Каюм Гәрәевның фронттан килгән әлеге соңгы хатын безгә   аның туганнары ризалыгы белән Юлбат төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Әге­лова китерде.

* * *

 Кадерлеләрем, сезгә сагынып хат язучы Каюмнан хәер-догаларыгызны үтенеп күп сәлам. Һәм Маһисәрвәр иптәшем сиңа, мин иптәшең Каюмнан бик сагынып сәлам. Шулай ук улым Харраска, улым Рәшиткә, улым Шамгунга һәм улым Тимурга, барча туганнарга, күршеләргә, шулай ук абыйларга янә Саҗидә түтигә бик сагынып сәлам. Сәлам соңында үзем хәзергә исән сау. Бу хатны 14 сентябрьдә яздым. Смоленскига якын 120км торабыз. Иртәгә моннан сәгать 6 да китәбез. Хәерле булсын. Сезне күрмәсәм бәхил бул, Маһисәрвәрем. Мин сезгә бер киңәш бирә алмыйм инде. Син бик картайма минем өчен. Картаеп, кайгырып кына мин кайта алмам. Балалар акыллы булсыннар инде, алар бәхетле булсалар, син дә рәхәт яшәрсең. Киткәннән соң мин хат салдым. Аласызмы, юкмы? Белмим. Өйдән чыкканнан бирле урманда кунып йөрибез. Бу хатка адрес язып булмый. Хат язарга кыягаз да юк. Хушыгыз якыннарым. Бәхил булыгыз.

Күк йөзләре гөрләп тора

Каргалар уйнаганда.

Саргайды инде йөзләрем.

Төрлесен уйлаганга.

Хушыгыз, бәхил булыгыз.

Гәрәев Каюм. 1941 ел,

 сентябрь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев