Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шахмат көнендә туган Мулланур

Явлаштау авылында яшәүче, шахмат буенча районның һәм республиканың күп тапкырлар чемпионы Мулланур Мусин исеме спорт сөючеләргә яхшы таныш. Быел 20 июльдә, ягъни Халыкара шахмат көнендә аңа 70 яшь тулды.

Шахматны ул биш яшендә уйный башлый. 1971 елда беренче тапкыр район чемпионатында катнаша. Әлеге ярышларда ул барысы 32 тапкыр җиңү яулый. Турнир турында ишетеп, Сабага Явлаштаудан кадәр җәяүләп килгән чаклары күп булды. Авыл районнары шахматчылары арасында 5 мәртәбә республика чемпионы исемен ала. Көмеш һәм бронза медальләре тагын да күбрәк. Шахмат буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен дә алды. 1997 елда “Урожай” спорт җәмгыяте үзәк комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәт юлына килгәндә, Мулланур Мусин учетчы, умартачы, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, мәктәптә тәрбияче, татар теле укытучысы булып эшли. Авылда шахмат түгәрәген җитәкли, шәкертләре төрле дәрәҗәдәге турнирларны ота. Быел аның Саба районы командасы өчен чыгыш ясый башлаганына да ярты гасыр тулды.

Туган көненә багышлап район шахмат­шашкачылары Сабада Мулланур Мусин призына турнир уздырдылар. Ярышта 15 уенчы катнашты, Сабаның элекке тренеры Марат Закиров судьялык итте. Шахмат уенында Миңгәрдән Альберт Вәлиуллин җиңү яулады. Марат Закиров – 2нче, Мәгъсум Гаффаров 3нче урынны алды. Шашкада Сабадан Илфат Ханнанов җиңүче булды. Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев –2нче, Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов 3нче нәтиҗә күрсәтте. Призерларга тапшырылган бүләкләр бик үзенчәлекле иде. Лесхоздан Хәмит Мөгътәсимов иң өлкән уенчы буларак бүләкләнде. Катнашучылар Мулланур Гафур улына озын гомер, буласы бәйгеләрдә уңышлар теләделәр.

Азат Әхмәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев