Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекшедә өлкәннәр көненә багышланган концерт һәм очрашу кичәсе

29нчы сентябрь көнне Шекше мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән концерт һәм очрашу кичәсе оештырылды.

Мул табыннар әзерләп үткәрелгән әлеге чарага Шекше авыл җирлегендә яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылып хөрмәтләнде. Алар өчен иң элек Шекше төп мәктәп коллективы белән берлектә концерт программасы күрсәтелде. Илле ел парлы гомер кичереп “Алтын туйларын” билгеләүче Яруллиннар, Сәгыйтовлар, Рәхмәтуллиннар, Хәернасовлар гаиләләре сәхнә түрендә аерым тәбрикләнде. Бу “Ныклы гаилә” проектын тормышка ашыруның тагын бер үтемле чарасы булды. Саба мәдәният йортының “Гөлбакча” ретро җыр ансамбле һәм алар яңгыраткан җырлар бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Ансамбльне Шекше тамашачысына тәкъдим итүче- иганәче Рәис Дәүләтшин.
Өлкәннәр бәйрәме Шекше авыл җирлеге, төп мәктәп коллективлары, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре көче, “Игенче” җәмгыяте ярдәме белән оештырылды.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев