Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Шигырьләрең Җәлил, мәңгелек»

19 февраль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе − Р. С. Асрутдинова һәм «Балачак» балалар драма түгәрәгенә йөрүче балалар(Җитәкчесе − Р.С.Асрутдинова) Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 113-ел булуына багышланган «Шигырьләрең Җәлил мәңгелек» чарасында катнаштылар.

Чара барышында барлык тыңлаучылар шагыйрьнең тормышыннан күп кенә кызыклы фактларны белделәр, аның катлаулы тормыш юллары, әдәби эшчәнлеге һәм әсирлеккә эләгүе, шулай ук аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәре» турында да искә алынды, аның өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек булды, бу әсәр күп телләргә тәрҗемә ителде һәм хәрби шигърият классигы булып калды. Барлык тамашачылар «Бәхет», «Эз» һәм «Вәхшәт» шигырьләрен зур дулкынлану белән тыңладылар, шулай ук мәктәп укучылары тарафыннан, бөек шагыйрь хөрмәтенә, музыкаль номерлар да куелды. Дошман табыннарын сындырмаган М.Җәлилнең героик юллары бүген дә актуаль. Алар кешеләрне тынычлыкны саклап калучыларга истигъфар кылырга өндиләр.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев