Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАРГА – АКЧАЛАТА ЯРДӘМ

Татарстанда сыерлары һәм кәҗәләре булган шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Бу сөткә бәя төшү белән бәйле. Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр субсидия бирү турында карар кабул ителде.

Хуҗалыгында бер  савым сыеры  булганнарга  субсидия күләме – ике мең, ике сыеры булганнарга – өчәр мең сум, дүртәр һәм аннан күбрәк сыерлыларга һәр башка дүртәр мең сум тәшкил итәчәк. Савым кәҗәләренә берәр мең сум субсидия бирү каралган. Әлеге акчаларны февраль аенда түләргә планлаштыралар. “Бу хәбәргә бик  сөендек. Ни әйтсәң дә,  сөт сату бәяләре төште бит. Әле декабрьдә литрын 18 сум 50 тиеннән сатсак, гыйварның беренче яртысында 16 сум 50 тиен генә алдык. Безнең 12 сыерыбыз бар.  Димәк, хәйран гына акча алачакбыз дигән сүз. Бу гаиләбезгә бик зур ярдәм булчак”,– ди Кече Шыңар авылында яшәүче Гөлгенә Рәхмәтуллина.

  БЕЛЕШМӘ:  2018 елның 1 гыйнварына районыбыз шәхси  хуҗалыкларында 2582 сыер исәпләнә, шуның 67е – Байлар Сабасы бистәсендә. Районда  сыерлар  саны 2017 елның 1 гыйнвары   күрсәткече белән  чагыштырганда 82гә арткан.  Кәҗәләр  саны  –  11135.  Шуның  234е – Байлар Сабасы бистәсендә.

  2017 елның 1 гыйнварына район шәхси хуҗалыкларында 1154 кәҗә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев