Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән 3нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасында “ЭКОЯЗ” акциясе

МБМБУ Шәмәрдән 3 нче номерлы “Салават күпере”  балалар бакчасында "Калдыкларга - икенче тормыш"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Эшкә әти - әниләр һәм балалар бик җитди карадылар һәм сабырлыкларын, иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, зур хезмәт куйдылар. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм балалар бакчасы кунаклары тәкъдим ителгән эшләрне зур кызыксыну белән карадылар. Эшләр төрле техникаларда башкарылган: аппликация, модельләштерү, букетлар, панно һ.б. Җыеп әйтсәк, чын сәнгать әсәрләре барлыкка килгән.

Шулай ук "Батарейканы тапшыр - планетаны сакла!" акциясенә йомгак ясалды. Әлеге акция балаларны һәм ата-аналарны әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемаларына җәлеп итү һәм экологик культура дәрәҗәсен күтәрү максатыннан оештырылды.

Балалар бакчасы педагоглары урта төркем балалары өчен "Урман әкияте" дип исемләнгән курчак театры күрсәтте. Әкият геройлары балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мисаллар күрсәттеләр һәм сөйләделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев