Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән авыл җирлегендә чаңгы ярышлары

15 нче март көнне “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре Шәмәрдәндә чаңгы спорт төрен яратучылар өчен берьюлы ике спорт бәйрәме уздырды. “Супер Спринт” ярышында 16 яшьтән өлкәнерәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы 4 чаңгычы ачыкланды. Чаңгычылар 1800 метр һәм 1300 метр араны тәшкил иткән дистанциядә үзара көч сынашты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Атказанган спорт мастеры, Сочида ике тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призларына “Чаңгы сәламәтлек” спорт ярышында  исә 18 яшькә кадәр балалар катнашты. Биредә һәр катнашучы да грамоталар, медальләр белән, ә җиңүчеләр исә акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев