Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән авыл җирлегендә Республика көненә багышланган бәйрәм узды

29 нчы август көнне Шәмәрдәннең Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган "Шәмәрдәнем-тормыш бишегем!” дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм концертын мәдәният йорты белгечләре "Туган як" җырын башкарулары белән башлап җибәрделәр. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгыш ясады. Шулай ук концерт барышында авыл халкы үз ишегалды клумбасының иң матур бизәлеше өчен акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

Кичә авыл мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире Р.К. Закирова, Казаннан чакырылган артистлар Рөстәм Насыйбуллин һәм Рамил Шәрәфиев катнашында концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук Сосновка шәһәреннән "Бригантина" вокаль - инструменталь төркеме чакырылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев