Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән балалар китапханәсендә халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе

Шәмәрдән балалар китапханәсе “Сәйлән” клуб берләшмәсе өчен “Халкым ядкарьләре” дип исемләнгән халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырды.

Әлеге чараның максаты булып балаларны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру, кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау тора иде. Татар әбие киемендәге китапханә мөдире Резеда Галиәкбәрова сабыйларга борынгы җәүһәрләр, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт оештырды, кул эшләнмәләре, сандыгында ятучы хәзинәләре белән таныштырды. Әби милләтебезнең төсе булган сөлгеләре, ашъяулыклары, кулъяулыклары, яулыклары, изү, калфак, түбәтәй, күн читек, чүәктәге татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары турында сөйләде. Күргәзмәдә ниләр генә юк иде: тәбәлдерек, соса, җилпүч, сырлы бәләк, кайчы, каба тарагы, киерге, орчык, чүлмәк, чабылдык, үрелгән кәрзин, фонарь, гармун, чабата, күлмәк, шәл, чулпылар, алка, беләзек һ.б. Һәрберсенә аерым туктап әби аларның тарихын һәм кулланышлары турында сөйләде. “Сөлгем”, “Каюлы читек”, “Гармун” шигырьләрен, Фарсель Зыятдиновның “Читекле кәтүк” хикәясен дә балалар бик кызыксынып тыңладылар. Чара “Без яулыклар юабыз” уены белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев