Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән балалар китапханәсендә “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” библиоквест

Шәмәрдән балалар китапханәсе Шәмәрдән лицееның 5г сыйныф укучылары өчен (класс җитәкчесе Закирова А.М.) “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дигән библиоквест оештырды. Милли татар киемендәге китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. кунакларны татарның милли ризыгы – чәк-чәк белән каршылады.

Китапханәче һәм укытучы Закирова А.М. сүзләреннән балалар татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм татар халык ашлары турында мәгълүмат алдылар. Аннары “Татар халык табышмаклары”, “Татар халык җырлары”, “Бәетләр, мөнәҗәтләр” китапларын кычкырып уку оештырылды. “Тулган ай” ансамбле солисты Садыйкова Миннура апа башкаруында «Кыз бала» мөнәҗәте һәм «Куанычым, шатлыгым минем» бишек җыры яңгырады. Китапханәче Галиакберова Р.Х. балаларга Р.Валиеваның “Энҗе – мәрҗән калфагым...” дигән шигырен сөйләде һәм татар халкының милли баш киеме – калфак тегү буенча мастер-класс күрсәтте. Укучылар зур кызыксыну белән “Мәдәният әһрамы”, “Гомер агачы” дигән китап күргәзмәләре, “Илһам чишмәсе” нәфис күргәзмәсе һәм “Саклап горефне - саклыйк тарихны” дип исемләнгән халык һөнәрләре күргәзмәсе белән таныштылар. Аннан соң балаларга  “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип исемләнгән библиоквест үткәрелде. Укучылар «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» командаларына бүленеп, уенны Г.Тукайның “Туган тел” шигыреннән башладылар. Алар «Тылсымлы сүз», «Ике гөл», «Уйла һәм әйт», «Кайсы команда тапкыррак», «Җырны уйнап күрсәт», «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел», «Тел шомарту»,  «Капитаннар алга!», «Чын татар исеме», «Яңа сүзләр», «Антонимнар лотосы», «Сандык», «А» баскычы», «Рәсем яса» дигән конкурсларда катнаштылар. Конкурслар татар фольклоры һәм шигърияте белән бәйле иде: балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, тизәйткечләр һәм әйтемнәр кабатладылар, шигырьләр укыдылар, лента белән чәчләрен үрделәр, “Күрсәт әле, Габдулла!” һәм “Кәрия-Зәкәрия” дигән татар халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Закирова Аделя үзенең классташлары өчен «Карабай» дигән башкорт халык җырын башкарды. Чара тәмле өчпочмаклар, чәк-чәк белән чәй табыны артында тәмамланды. Квестта катнашкан өчен 5г сыйныфына рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев