Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицее яңалыклары

Уку елы башлану белән лицеебызда төрле чаралар старт алды.

Башлангыч сыйныфларда    “Бишлеләр атналыгы” традицион үткәрелә торган чараларның берсе. Быел ул  24-29 сентябрь  арасында узды. Һәр сыйныф һәм һәр укучы  күбрәк “5” ле алып кучмә кубок иясе булу өчен тырышты.  Атналыкка нәтиҗә ясау өчен  билгеләр җыелган “5” леләр башлангыч сыйныф укытучыларының директор урынбасары Энҗе Нәҗметдиновага һәм методик берләшмә җитәкчесе Румия Хөснетдиновага тапшырылды. Алар 2-4 сыйныфлардан тырышып җыйган “5” леләрне санап урыннар билгеләделәр. Жинуче  сыйныфлар , укучылар гомуми мэктэп линейкасында булэклэнэчэк.

 

Октябрь ае бәйрәм көне- Өлкәннәр көне белән башлана. Шәмәрдән лицеендабу көн матур чараларга бай булды. Башлангыч сыйныф укучылары “Минем яраткан әбием- бабаем” темасы буенча  фотоконкурс һәм проект эшләрен  тәкъдим иттеләр.

  Район тарафыннан әзерләнгән 100 күчтәнәч пакетын әби- бабайларга тапшыру  эшендә дә укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре актив  катнашты. Бу эшне оештыруда  лицей директоры Илшат Шамилов һәм мәктәп профсоюз оешмасы җитәкчесе Ләйсән Корбанова башлап йөрделәр.

  Мәктәп профсоюз оешмасы  лаеклы ялда булган укытучы һәм хезмәткәрләребез өчен бәйрәм оештырды. Өлкәннәребез ул көнне лицеебызның кадерле кунаклары булдылар.Укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт-тамаша да өлкәннәребез күңеленә хуш килде. Өлкәннәребез яшьлек елларына кайттылар, яшьлек  җырларын тыңладылар һәм кушылып җырладылар.Аларның кузләрендә шатлык яшьләре җемелдәде. Барысы бер теләкне теләде: еллар имин булсын,табыннар мул булсын һәм сезгә дә бу көннәрне күрергә язсын.

 

 Шэмэрдэн лицее башлангыч сыйныфлар укытучысы Энже Галиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев