Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән мәдәният йортында «Татар кызы-2022» республика бәйгесенең зона этабы узды

Анда Саба, Теләче, Арча, Кукмара, Балтач, Питрәч, Әтнә районнарыннан чибәр, уңган-булган татар кызлары катнашты.

Шәмәрдән мәдәният йортында узган бәйгедә көч сынашырга  Саба, Арча, Кукмара, Балтач, Әтнә, Теләче, Питрәч районының иң чибәр, күркәм нәфис затлары килде. Жюрига Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе, региональ татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова  рәислек итте. Бәйге кунакларын һәм катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. “Безнең якларда конкурслар шактый көчле конкуренция шартларында бара. Әле күптән түгел генә районыбызда “Ел хатын-кызы” һәм  республикакүләм шәҗәрә конкурсларының зона турлары узган иде. Бүгенге бәйгедә дә һәр районның йөзек кашлары арасыннан жюрига иң лаеклыларын сайлап алу җиңел булмас. Аларга гадел хөкем итүне, ә кызларыбызга уңышлар телим. Мондый чаралар безгә милләтебезнең киләчәге, гореф- гадәтләребезне саклар өчен бик кирәк”, – диде ул.

Бәйге шартлары буенча, кызлар үз чыгышларында камил рәвештә татар телен, гореф-гадәтләрне белү, үзләрен сәхнәдә тоту дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш иде. Шулай ук визитка, милли киемнәрдә дефиле, җыр һәм бию осталыклары да тәкъдим ителде. Районыбыз данын Саба гүзәле,  Казанда пенсия фонды бүлекчәсендә  эшләүче һәм берүк вакытта читтән торып ике югары уку йортында – Казан дәүләт юстиция институты һәм медицина университетында  белем алучы  Ләйсән Шиһабиева яклады. “Бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәм бар. Узган елларда үземне  «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә сынап караган идем.  Анда “Иң яхшы пешерүче” номинациясендә җиңү яуладым. Ә “Татар кызы”нда катнашуга килгәндә, мин аны тормыш этабымда яңадан бер баскычка күтәрелү дип саныйм. Бу бит матурлык, нәфислек бәйгесе генә түгел. Монда тарихны да, милли йолаларыбызны да яхшы белү, аш-суга булганлыгыңны да бик оста итеп күрсәтү кирәк. Кыскасы, белем ягыннан нык әзерлек  сорала”,– дип фикере белән уртак­лашты Ләйсән. Дөрестән дә, кызлар өчен конкурста иң катлаулысы  интеллектуаль турда көч сынашу булды. Сәхнәдә кыюсыз гына басып торган гүзәлләргә сорау артыннан сорау яуды. Нәкъ имтихандагыча. Бераз каушап, югалып калучылар да булды. Иң катлаулы сораулар Татарстан тарихына кагылышлы иде. “Тарихын белгән халык кына милләт булып саклана ала, мәктәптә укыган дәреслекләр белән генә әллә кая китеп булмый,  без өстәмә өйрәнеп, үткәннәр буенча нәтиҗә ясый белергә тиешбез, хәзер укырга китаплар күп”,–дип киңәш бирде жюри әгъзасы, телевидение дикторы Инсаф Абдулла. Татар язучыларына, милләтебезнең күренекле хатын-кызларына, мәдәният-сәнгатькә  кагылышлы сорауларга да  ике-өч кыз гына тулы җавап бирә алды. Күренекле татар язучылары арасында Зифа Кадыйрова, композиторлардан Эльмир Низамов исеме еш яңгырады ул көнне. Ә менә аш-суга осталык  күрсәткәндә кызларга кызарырга туры килмәде. Бәлеш-пәрәмәчләр, кош теле, кыстыбый кебек милли ашларыбызны жюри әгъзаларына авыз итәргә дә мөмкинлек бирелде.

“Татар кызы”  бәйгесендә катнашучы кызларыбыз әзерлек ягыннан елдан ел остара бара дип әйтер идем, сәхнәдә заманча, креатив чыгышлары белән аерылып торучылар да бар. Бәйгегә җитди киләләр, ныклап әзерләнәләр. Бүгенге конкурста да андыйларны күрдек. Зона бәйгеләре  тагын 4 районда узачак  һәм Казан буенча аерым сайлап алу этабы булачак. Аларда җиңүчеләргә конкурсның июнь аенда Казанда узачак ярымфиналында катнашу мөмкинлеге биреләчәк. Анда инде кабат иң-иң дигән 12 кызны сайлап алачакбыз. Конкурсның финал өлеше  Казанда ноябрь аенда булыр дип планлаштырыла”,– дип сөйләде  Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина.

Саба зонасында ярымфиналга  Әтнәдән  Айгөл Ситтигуллина, Балтачтан Диләрә Кашафуллина, Теләчедән Таңсылу Гыйлаҗова үтте. Соңыннан барлык катнашучыларга конкурс Дипломнары тапшырылды.

Фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев