Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Сабантуй

17 июнь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә Гараев А.Н.(Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы) һәм Саба муниципаль район администрациясе вәкилләре барлык килгән халыкны бәйрәм белән котладылар. Авыл җирлегенең алдынгы эшчеләрен мәйданга чакырып, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырдылар. Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп булды, катнашырга, үз көчләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар һәм уеннар җитәрлек иде. Бәйрәм милли җыр-биюләр , гореф- гадәтләр, тормыш көнкүреш әйберләре, милли ашлар һәм күңелле тантаналар белән үрелеп алып барылды. Сабантуй бәйрәме халык күңеленә бик хуш килде!

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X