Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Фәтхия Шәрип кызы Заһриевага - 95 яшь

Бу көннәрдә Шәмәрдәндә яшәүче Фәтхия Шәрип кызы Заһриева 95 яше уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Фәтхия Заһриева Арча районы Мөрәле авылында үсә. 1943 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы Шәмәрдәннең ит комбинатында эшли. Ире белән биш бала тәрбиялиләр, бүген ире, дүрт улы вафат. Фәтхия апа үз балалары белән бергә, вафат булган сеңлесенең 3 яшьлек булып калган улын да тәрбияләп үстерә. Фәтхия апаның 11 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Мөхтәрәм тыл ветераны кызы Фәрдия гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев