Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәннең 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасында җәмгыять урыннарында узеңне тоту дигэн тематик атналык үтте

2018 елның 15 гыйнварыннан алып 19 гыйнварга кадәр Шәмәрдәннең 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасында җәмгыять урыннарында узеңне тотуның этик нормаларын үзләштерү, сөйләм әдәбен үстерү һәм шәхескә хөрмәт тәрбияләү максатыннан “Җәмгыять урыннарында узеңне тоту ” дигэн тематик атналык үтте.

Атна дәвамында без балаларны җәмгыять урыннарында узеңне тоту кагыйдаләре белән таныштырдык һәм түбәндәге экскурсияләр үткәрелде:

  1. Китапханәгә экскурсия. Китапханәче Галиәкбәрова Резеда Хатыйповна балаларны китап фонды белән таныштырды. Китапханәдә узеңне тоту һәм китапны дөрес тоту кагыйдаләре белән таныштырды.
  2. Шәмәрдән җирлеге администрациясына экскурсия. Балалар анда җирле үзидарә башлыгы Гәрәев Айдар Наилевич белән очраштылар. Ул авыл өчен җавап бирүче җаваплы кешенең нәрсәләр белән шөгыльләнүе турында сөйләде, аңа кемнәр булышуын һәм яхшы кеше булып үсәр өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген әйтте.
  3. ЗПСО №4кә экскурсия (Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы зона эзләнү-коткару отряды ). Бу очрашудан балалар бик зур тәәэсирләр  белән кайтулары турында сөйләделәр.
  4. Шәмәрдән лицееның туган якны өйрәнү  музеена экскурсия. Балалар мәктәп һәм укытучы һөнәре турында  белемнәр үстерделәр. Музейга экскурсия һәрвакыт бик файдалы һәм кызыклы була. Бу музей без яшәгән авылның тарихы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында. Балалар Татьяна Анатольевна сөйләгәнне  зур кызыксыну белән тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар.

Бу тема буенча йомгаклау чарасын тәрбияче Хассамова  Гөлгенә Габдылфоат кызы үткәрде. Викторина формасында узган бу чараның максаты итәгатьлелек  кагыйдаләрен ныгыту, җәмгыять урыннарында узеңне әдәпле тоту күнекмәләрен камилләштерү, проблемалы ситуацияләрне чишү иде.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев