Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Шоколад” балалар бакчасында семинар

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.п. Б. Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге 3 номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасында «Рус теле 2016-2020» федераль программасы нигезендә «Использование цифровых обучающих объектов в процессе развития русской речи и культуры» дигән темага республика семинары узды.

Бу семинарда герман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” халыкара эшчәнлек бүлегенең директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Садыкова Гөлнара Василевна; герман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Вафина Алсу Хадиевна; герман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Халитова Лилия Камилевна; герман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гималетдинова Гөлнара Камилевналар катнашты.

Семинар барышында икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары белән “Живые сказки” онлайн-мәктәбе материалларын кулланып ачык шөгыльләр күрсәтелде. Саба муниципаль районы педагоглары икетеллелеккә кагылган актуаль сораулар буенча  үзләренең эш тәҗрибәләренә нигезләнеп чыгыш ясадылар.

Бу семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, мастер-классларда катнаштылар. Һәрберсе үзенең белем бирү эшчәнлегендә куллана алырлык бай практик материал туплады.

 Килгән кунаклар семинарга карата югары бәя бирделәр. Татарстан Республикасы  Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенә, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров Илфат Фоатовичка, “Шоколад” балалар бакчасы җитәкчесе Садриева Гөлүсә Шамилевнага зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев