Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Шәһәр кешесе түгел мин...”

    Һәрбер авылны кул эшенә оста булган кешеләр бизәп тора. Югары Шытсу авылында да бар андыйлар. Шуларның берсе – Сәрия апа Мөхетдинова. Ул 1957нче елның 2 гыйнварында 3нче бала булып дөньяга килә. “Безне әби үстерде. Ул шулхатле ягымлы, булган кеше иде. Әни белән дә әйбәт мөнәсәбәттә булдылар. Берсендә мәктәпкә чәчемне үрми төшкән идем (чәчләребезне әби үреп җибәрә иде). Укытучы апа “Әбиең бүген өйдә юкмы әллә?” диеп, сорады. Ул көнне әби кунакта иде,” – диеп искә төшерде Сәрия апа балачагын.

    Кул эшенә хирыслыгы да балачактан ук башланган. 7нче сыйныфта укыганда беренче тапкыр иске пәлтәне бозып, үзенә юбка теккән булган. Бик нык яратып кигән ул итәкне. Сәрия апаның әнисе дә оста тегүче булган. “Ул вакытта ефәк күлмәкләр 1 сум 50 тиен, гади ситсыдан булганнары 1 сум, ә телогрейкалар 3 сум тора иде. Теккән әйберләрне әни миңа тараттыра иде, чөнки мин арабыздан иң җитезе идем,” – ди, елмаеп героебыз.

    Сеңлесе Резедәнең чыгарылыш кичәсенә дә күлмәк теккәне хәтерендә. Апасының пәләтә итәкләрен дә кискәләгән булган, тик нигәдер алар кыскарак чыккан. Әнисе шулчак орышкан булган үзләрен.

    Сәрия апның 10нчы сыйныфны бетергәч, тегүче булырга укырга керү исәбе булган булуын. Тик әнисе аңа бер ел булса да акча эшләп алырга киңәш биргән. Ул Сабаның крахмал заводында хезмәт куйган. Ә әнисенең вафатыннан соң (кызга ул вакытта нибары 19 яшь була) дус кызы Сәвия белән Казанга китеп, 5 ел күн фабрикасында эшләгән.

    “Шәһәр кешесе түгел идем мин, яратмадым анда торуны. Бизәнә дә, чәч тә ясый белми идем,” – ди Сәрия ханым елмаеп. 1981 нче елны алар Шамил абый белән гаилә корып җибәрәләр. Туйлар уздырып, авылда төп йортта яшәп калганнар. 23 ел каенана һәм каената белән торган. “Әнкәй дә, мин дә сабыр булдык. Өйрәткән очракта да дәшми кала белдем. Каенана өйрәтергә тиеш инде ул,” – ди Сәрия апа, шул чакларны хәтереннән үткәреп. Әнкәсе 85 яшендә вафат булган. Урын өстендә яткан каенананы карап озаткан ул. Ире Шамил абый хәзер дә  аңа рәхмәт әйтә.

    Шамил абый белән Сәрия апа ике малай тәрбияләп үстергән. Олысы Азат ветеренарныйда укыган булса, кечесе Айрат КФУда белем алган. Ике уллары да өйләнгән. Икешәр кыз үстерәләр. Азат Теләчедә яңа өй торгызып ята, Айрат гаиләсе белән Казанда.

    “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы түгәрәгенә йөргән чакта ул калфаклар чигә башлый. Аңа хәтле берничә кешенең калфакларын төзәткәләгән булган. Нурзия Сергееваның “Гомер агачы” (“Дерево жизни”) китабын китапханәдән алып чигү серләренә үзлегеннән өйрәнгән. Бер башлагач күңел тынычлыгы өчен калфаклар чигеп аларны бүләк итеп бирә башлаган. Барлык материалларны, бәрхетне Казандагы “Фея” кибетеннән сатып ала. Казандагы “Леонардо” дигән китбеттә Сәрия апаның күңеленә ятышлы ак япон бисерлары сатыла икән. Чөнки Сабадан алганнарын тупасрак, ә шушы кибеттән алганнарны тигез һәм әйбәт дип саный ул. “Башта рәсемне картонга төшереп камыт инәсе белән тишеп чыгам. Әзер материалга теш пастасы белән өлге ясыйм. Типчеп тегеп чыгам, фитр кигертәм. Эчлеген соңыннан куям. Башта бисер белән кырый-кырыйларын бизим, аннан мамык белән күпертеп уртасын ясыйм”, - ди Сәрия апа.

    Материалларның яхшыларын кайдан аласын телевизордан рекламадан күргән. Әйе, бер эшли башлагач, матур булсын, дип эшлисе килә шул. Калфакны әзерләп бетерү өчен бер атна тирәсе вакыт кирәк. “Әлеге эшнең бер авырлыгы юк. Бары тик рәвешен китерү генә озаграк,” – ди әңгәмәдәшчем.

    Оныкларның бөтенесе дә кызлар булгач, аларга күлмәкләр тегә Сәрия апа. Носкилар, бияләйләр, башмаклар бәйли. Тәрәзә пәрдәләрен дә үзе теккән. Креслоларны да Шамил абый белән тышлаганнар. Камзул да тегеп кигән. Яшьрәк вакытында юбкалар, кофталар, гамажлар бәйли торган булган.

    Кул эшләре белән шөгыльләнгәч, рәсемнәр ясауга да осталыгы бар Сәрия ханымның. Ишегалдындагы кара-каршы утыра торган казларны да ясап куйган. Верандага аккошлар рәсеме дә төшергән. “Кич белән бер дә тик утырас килми, кулга бер эш кирәк. Бер вакыт бисердан агачлар ясап алган идем. Кирәк тапмадым, бу эшне ташладым. Конкурска дип сөлгеләр дә чиктем. Алар өчен Ирис җепләрне кулланам, чөнки чигү җепләре нечкәрәк. Канитель җепләрне Киетан кайтарттык, ясалма жемчугларны Кытайдан. Караватка җәя торган киез – пэчверк та бәйләп караган булды”, - дип сөйли үзенең кул эшләре турында героебыз.

    Спортны да үз итә Сәрия апа. Мәктәптә укыган вакытында чаңгы ярышларына йөргән. Йөгерү һәм сикерү буенча ярышларда да катнашкан. Пенсиягә чыккач, йөгерү ярышларына йөри башлаган. Аның өчен 1 ай буе тренировкалар ясый, велосипедта йөри, өйдә скандинав такялары белән шөгыльләнә. Кыш көннәре Шамил абый белән үзләре өчен бассейнга йөриләр. “Тренировкасыз булмый, - ди ул, - аякларың авыртмасын дисәң, 1 ай булса да шөгыльләнеп алырга кирәк”.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: