Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ШӘЙНУРОВЛАР ЭКОБОКС ОТТЫ

Курсабаш авылында яшәүче Шәйнуровлар гаиләсе «Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы үткәргән "Ярдәмләшеп үсәбез" яшь гаиләләр конкурсында җиңүче булды.

Конкурс яшь гаиләләр республика җәмәгатьчелеген формалаштыру һәм үстерү, шулай ук авыл террито­риясендә яшәүче яшь гаиләләр арасында инновацион технологияләр буларак, прогрессив үсем­лек­челек тармагын га­мәлгә кертү һәм популяр­лаштыру мак­са­тыннан үткәрелде. Җи­ңүче гаиләләр "сити-фермер" киләчәк һөнәрен үзләштерәчәк. Моның өчен алар прогрессив үсемлекчелек буенча белем бирү программасы узачак һәм ел дәвамында Экобоксларда (үсемлекләр өчен барлык шартлар тудыручы ябык экосистемадан гыйбарәт җиһазлар) үсемлекләр үстерәчәк. “Экобоксны инде айдан артык файдаланабыз. Салат, редиска үстердек. Инде икенче катын утырттык. Бер тәүлек эчендә орлыклар тишелеп чыкты. Конкурска каз өмәсендә төшерелгән видеороликны җибәргән идек. Шул безне җиңүче итте”,– дип шатлыгын уртаклашты Ай­наз Шәйнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев