Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Шытсу» һәм «Игенче» җәмгыятьләрендә яшь терлекләрне продуктив үстерү буенча зона семинар-киңәшмәләре

2019 елның 18 нче һәм 19 нчы ноябрендә «Шытсу» һәм «Игенче» җәмгыятьләрендә яшь терлекләрне продуктив үстерү, сыерларда маститны һәм тояк авыруларын профилактикалау һәм дәвалау, сыерларны дөрес саву (сыер саву технологиясе) һәм сөтчелек фермаларында санитар көнне саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узды. Чарада Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, зоотехниклар, ветеринария белгечләре, ферма мөдирләре, шулай ук хуҗалыктагы бозау караучылар һәм сыер савучы операторлар катнашты.

Семинарның теоретик өлешендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре эре мөгезле яшь терлекләрне үстерү буенча технологик регламентны, аерым алганда, сыер бозаулату һәм бозауларны дөрес үстерү циклын  аңлаттылар. Шулай ук РГВО җитәкчесе Айзат Шәйхуллин эре мөгезле терлекләрдә тояк авырулары,  маститны ачыклау һәм аларны дәвалау турында сөйләде.

Семинарның практик өлеше хуҗалыкларда дәвам итте. Шул хуҗалыкларның  баш белгечләре семинарда катнашучыларны бозаулату бүлегендә эшнең ничек җайга салынуы, сыерларны бозаулату һәм бозаулаганнан соң нинди зоотехник һәм ветеринария чаралары үткәрелүе, төрле яшь төркемендәге бозаулар белән эш ничек оештырылуы белән таныштырдылар. Шулай ук РГВО белгечләре тарафыннан практикада сыерларда маститны ачыклау, тоякларны чистарту һәм яшь  бозауларда мөгез яндыруны күрсәттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев