Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ш.З.Зиннуровны искә алу декадасы

МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә үзенең 21 ел гомерен район мәгариф идарәсен җитәкләүгә багышлаган шәхес- Шамил Зиннур улы Зиннуровны искә алу ункөнлеге үткәрелде.

Әлеге декада һәр сыйныфта Ш.З.Зиннуровка багышланган тәрбия сәгатьләре белән башланып китте. Атна буе укучылар музей-бүлмәгә сәяхәт кылдылар. Алар өчен экскурсияне музей җитәкчесе Мөхәммәтханова Г.М. һәм 11 нче сыйныф укучысы Хуҗина Э.Ф. үткәрде. 5-7 сыйныф командалары Ш.З.Зиннуровның тормыш юлына багышланып  төзелгән “Башваткыч” уенында катнашып көч сынаштылар. Ункөнлекнең ахырында Ш.З.Зиннуровның кызы Алия, апасы Нәсимә апа һәм аның кызы Әлфия ханым катнашында “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!” дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев