Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сиринә Идрисова: «Сабыйларның билгесезлеккә тө­бәл­гән карашларын күргәннән соң тормышка шөкер итәргә өйрәнәсең»

“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе тәрбиячесе Сиринә Илгизәр кызы Идрисова белән әңгәмә кора башлауга, аның хезмәтендә бәхетен тапкан кеше икәнлегенә инанасың.

Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларга әти-әни назы биреп,  һәр сабыйны үз баласыдай яратып, алар өчен җан атып яшәр өчен бик тә олы йөрәкле кеше булу кирәктер.  Бар күңелеңне салып башкарган хезмәтең үзеңә дә, башкаларга да куаныч китерүен тоеп яшәүдән дә олы бәхет юк. “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе тәрбиячесе Сиринә Илгизәр кызы Идрисова белән  әңгәмә кора башлауга, аның хезмәтендә бәхетен тапкан кеше икәнлегенә инанасың. 

Социаль өлкәдә эшләп кенә кал­мыйлар, анда яшәргә дә кирәк. Сиринә Илгизәр кызы да әлеге интернат-йортка   моның шулай икән­леген аңлап, тоеп килгән.  Биредәге әти-әни назыннан мәх­рүм булган  балаларга яшәр өчен бөтен шартлар да булдырылган, алар бар яктан ныклы кайгыртуда яшиләр.  Әти-әнине беркем алыштыра алмаса да, бу самими балалар   Сиринә кебек олы йөрәкле тәрбиячеләргә сыеналар.

Югары Шытсу авылында туып-үскән кыз 9 сыйныфтан соң Казан педагогия көллиятенә укырга керә. Беренче хезмәт күнекмәләрен  башкалада ала ул. 20 яшендә Апас егете Рамил белән гаилә корып,  2010 елда Сабага кайтып төпләнәләр.  Гаилә башлыгының әнисе Түбән Өчнарат авылыннан булуы  да егетне бу яклар белән тагын да якынайта. Сабага кайтып, Сиринә район мәгариф идарәсенә эшкә урнаша. Озакламый дус кызы үзе эшләгән  Югары Утар интернат-йортына тәрбияче кирәк булуын әйтә. Сиринә ике дә уйламый ризалаша.

Инде интернат-йортка эшкә килеп, Саба – Югары  Утар арасының  ераклыгын да тоймыйча, биредә тәрбияләнүчеләр язмышы белән яши башлаганына да  алты  ел вакыт узган.

“Минем тормышым мөмкинлеге чикле кешеләр белән бәйләнгән.  Әтиемнең  апасының улы Рөстәм абый 1 группа инвалид. Әнисе исән чакта ук, Сиринә, сине бик ярата ул, карарсың инде”, –дип амәнәт итеп әйтеп калдырды. Әнисе үлгәч, Рөстәм абый  Чаллыдан Сабага кайтып урнашты. Опекуны булып  калып, һич авырыксынмыйча туганнан туган абыемны тәрбиялим. Казанда яшәгәндә дә күрү сәләтен югалткан танышым бар иде. Мин язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә тиз якынаям, читләшмим, чирканмыйм да. Киресенчә, алар белән аралашу җаныма рәхәтлек бирә,  күңелемне баета”, –дип сөйли Сиринә. 

Биредә тәрбияләнүче балалар­ның үзе матур, үзе ягымлы апа­ла­рының эшкә килүен көтеп алулары самими күзләрендә ачык чагыла. Сиринәне күрүгә килеп кочаклап, яраткан тәрбиячеләренә сарылалар. Беренче тапкыр бирегә килеп, мондагы балаларны күргән көнне булган  кичерешләрен дә яшерми Сиринә.

“Ятып кына торучы балалар бүлегенә кереп тетрәнгәнемне һич онытмыйм. Үземне көчсез кеше дип  санамыйм. Әмма күз яшьләремне тыя алмадым. Яңа эшемә бик тиз ияләндем. Бик яратып эшлим.  Балаларны сагынып киләм.  Араларында бигрәк яраттыра торганнары бар. Һәрберсенә игътибарны бертигез бирергә тырышабыз. Чөнки берсенә  аз гына игътибарны арттырсаң да икенчеләре сизә, үпкәли башлый”, –ди Сиринә Идрисова. 

Мондагы  сабыйларның билгесезлеккә  тө­бәл­гән карашларын күргәннән соң шөкер итәргә өйрәнәсең, тормыш мәгънәсе турында уйланасың. Си­ринәнең һәр көне шушы карашлар белән бәйләнгән. Иртәнге йо­кы­ларыннан уятуга, юындыру, киендерү, ашату, мәктәпкә озату – барысы да тәрбиячеләрнең көн­дәлек гадәти эшләренә әй­ләнгән.  Мәк­тәптән соң  төрле шө­гыльләр баш­лана. Сиринәнең дә төп вазифасы әлеге балаларга йөрәк җылысын бирү белән бергә, барыннан да бигрәк   аз гына булса да тормышка яраклаштыру, алдагы көннәрендә мөстәкыйльлеккә  өйрәтүгә  юнәлтелгән.   Ул биредә 2 ел профсоюз оешмасын да җи­тәкли.

“Ел саен төрле группаларда эшлибез. Һәркайсының үз авырлыгы бар. Миңа гадәти балалар шикелле инде алар. Быел биш яңа бала килде. Аларга да тиз ияләнәсең. Һәрберсе үз балаңдай якынга әй­ләнә”, – ди Сиринә. 

Аның күңел җылысы интернаттагы 78 балага да, авыр эш көненнән соң “әни” дип куенына сыенган улы Раниль, кызы Сабина­га да җитәрлек.  Гаиләсендәге җы­лылык, үзара аңлашу аңа хез­мәтенә бар йөрәген салып эшләргә мөмкинлек бирә. Ире Рамил – ныклы терәге, шулай булмаса, җәй­ләрен интернаттагы балаларны рес­публиканың төрле төбәкләрендә урнашкан махсус лагерьларда ял иттерә алыр идеме?   Сиринә спортны ярата, ин­тернат-йортның волейбол командасы капитаны да ул. Үзешчән сәнгатьтә катнашу, фотога төшү күңеленә ямь, җанына ял бирә. ”Яз җитә башласа, йөгерергә чыгам.  Иртәнге 5тә торып, “Олимп” стадионына ашыгам. Җанымны аңлый торган кешем, яратып эшли торган эшем бар. Ике сабыемны кочагыма алу – яшәвемнең иң татлы ләззәте.  Мин бәхетле дими, ни диим?” – ди Сиринә Идрисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев