Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“СКОРЛУПИНО”ДА – САБАЛЫЛАР 1НЧЕ

Питрәч районында "Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узды. Фес­тивальнең төп вакыйгасы Татарстан Рес­публикасының авыл яшьләреннән җыелган командалар иде. Чарада 15 команда арасында райондашларыбыз да булды.

Фестивальнең иҗади, спорт, интеллектуаль, гастрономик конкурсларында беренчелекне икенче ел рәттән Саба районы командасы яулады. Икенче урында – Питрәч, өченчедә – Минзәлә районнары командалары. “Скорлупино” елдан-ел яңа формат ала, әзерлек дәрәҗәсе арта. Яңадан-яңа конкурслар ярышны кызыклырак итә”, – диде, Татарс­тан аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе рәисе Альбина Гүзәлова. Фестиваль кысаларында уздырылган узышларда шәхси беренчелектә ир-егетләр арасында приз­­лы урыннарны Айдар Шәмсевәлиев, Рамил Шакиров, Хәйдәр Гарифҗанов,  кызлар арасында Минзада Ибраева яулады. Шулай ук фестиваль кысаларында яңа гастрономия рекорды куелды. Биредә 7777 йомыркадан иң зур тәбә әзер­ләгәннәр. Фестивальдә Смоленск өлкәсеннән кил­гән кунаклар, узган ел иң зур йомырка тәбәсе әзерләү буенча рекорд куйган СметаниноFest командасы вәкилләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X