Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сәламәтлек дуслары» спорт бәйрәме

31 нче июль көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты мөдире балалар өчен Халыкара дуслык көненә багышланган «Сәламәтлек дуслары» дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрде. Спорт мәйданчыгы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Балаларга ике командага бүлешергә һәм исем уйлап табарга тәкъдим ителде. Бу биремне алар «бик яхшы»га үтәделәр һәм җәйге исемнәрдән торган «Солнышко» һәм «Ветерок» командалары барлыкка килде.

Бу командалар спорт эстафеталарында көч сынашты. Балалар көчләреннән килгәнчә тырыштылар. Һәркем үзенең командасының җиңүен теләде. Эстафета дәвамында командаларда көндәшлек рухы хакимлек итте. Балалар уен кагыйдәләрен игътибар белән тыңлауның ничек мөһим икәнлеген аңладылар. Һәр команда үз уенчылары өчен җан атты, исемнәрен кычкырып, куллар болгадылар. Ике команда да бик нык тырышканлыктан, дуслык җиңде дигән карар кабул ителде. Балалар татлы бүләкләр алдылар, аларның канәгатьлектән елмайган йөзләрен күрү бик рәхәт булды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев