Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөмбелә алма өләште

Сөмбелә-Уңыш алиһәсе. Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә алтын-сары төстәге толымлы кыз булган

Татар халкының милли йолаларының берсе – Сөмбелә (уңыш) бәйрәме – белән таныштыру, татар теленә һәм татар халкының бәйрәмнәренә  кызыксыну уяту максаты белән 2021 елның 22 е октябрендә «Читайка» клуб берләшмәсе әгъзалары - Шәмәрдән лицееның 2 нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе: Алия Васил кызы) “Сөмбелә бәйрәме” үткәрелде. Сөмбелә кызы – Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиәкбәрова  балаларны Сөмбелә бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Сөмбелә балалар өчен “Кем җитезрәк”, “Түбәтәй”, “Бакча”, “Мәкаль”, “Яфраклар”, “Артык”, “Көзге төсләр”, “Гөл”, “Агачлар” уеннарын әзерләгән иде. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар. Чара азагында Сөмбелә кызы һәр балага алма өләште һәм актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтеп, китапханәгә кунакка чакырды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X