Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Шоколад» балалар бакчасы сигезенче туган көнен билгеләп үтте

2022 елның 2 сентябрендә Саба бистәсенең 3нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасы үзенең сигезенче туган көнен билгеләп үтте.

     Балаларда һәм өлкәннәрдә эмоциональ-уңай кәеф тудыру, бакчаның тарихы турында күзаллауларын тирәнәйтү максатыннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар, педагоглар Миннеханова Д.А. һәм Заһидуллина Л. М. җитәкчелегендә, бакчаны туган көне белән котладылар, шигырьләр укыдылар, әйлән-бәйлән биеделәр. Тәрбиячеләр белән нәни кунаклар уеннар уйнадылар, эстафеталарда катнаштылар. Тантана ахырында уртак бию – флешмоб оештырылды. Бу еллар эчендә без үскән балаларыбызны мәктәпкә күп тапкыр озаттык. Без хаман да аларны күзәтәбез, һәм ирешкән уңышларына сөенәбез. Безнең педагоглар гел иҗади эзләнүләр алып баралар, педагогик үсешләрен арттыралар. Балалар бакчасы – балачак иле. Анда һәрвакыт шатлык, күңеллелек,балаларның шат авазы һәм көлүе гел яңгырап торсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев