Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Солдат альбомы-2024» конкурсы җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

12 апрель көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында әлеге конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

   12 апрель көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “СОЛДАТ АЛЬБОМЫ-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге бәйге 1-18  февраль көннәрендә узды. Ул ике номинациядә үтте. Бәйгегә катнашучылар туган илебез сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур һәм җылы эчтәлектәге иншалар юлладылар. 

     Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.  

Җиңүчеләр исемелегендә райондашларыбыз да бар. Килдебәк авылыннан Рәзинә Нургалиева әлеге бәйгенең дипломына ия булды. Шулай ук Олы Нырты китапханәсеннән Риаз Гайнетдинов, Сабадан Ландыш Тимергалиева Рәхмәт хатларына ия булдылар. 

   Чарада җиңүчеләрнең иншаларыннан өзекләр укылды, ә Татарстан Республикасының халык артисты Резедә Төхфәтуллина чарада катнашучыларга үзенең җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев