Спорт чыныктырган егет
Бүген районыбызда да экстремаль спорт төрләрен яңалык диеп булмый. Берничә ел эчендә эндуро-мотоярыш буенча башка төбәк узышчыларын кабул итеп, әлеге спорт төрендә үзебезнең спортчыларыбыз югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Язмам герое – Байлар Сабасында яшәүче Булат Гарипов та эндуро буенча зур җиңүләр яулап өлгерде.
Саба гимназиясенең 9 сыйныфында укучы егет әлеге экстремаль спорт төре белән очраклы рәвештә, өч ел элек Ике Басу Арташ авылында узучы “Урман сукмаклары” дип аталган узышларны тамаша кылганда кызыксына башлый.
“Мин монда төрле каршылыклар, текә таулар, тирән чокырлар, кискен борылышлар, бүрәнәләр аша узучы трассада махсус мотоциклларда йөрүчеләргә сокланып карап тордым. Кызыксынуымны әти-әниемә әйткәч, алар минем туган көнемә питбайк бүләк иттеләр. Әмма аның белән махсус трассаларда гына йөрергә ярый, автомобиль юллары буйлап хәрәкәт итү тыелган. Мин Арташка барып, анда шөгыльләнә башладым. Вакыт узганын да сизмичә, җидешәр сәгать йөргән чакларым булды. Тренерым юк, күп нәрсәне үзлегемнән өйрәндем, видеолар карадым. Арташта үзе дә әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче Денис абый Төхвәтуллин мине мотоспортның нечкәлекләре белән таныштырды, акыллы киңәшләр белән ярдәм итте. Акрынлап ярышларда йөри, урыннар ала башлагач, бу спорт мине чын-чынлап үз эченә бөтереп алды”, –дип сөйли Булат
. Егетнең максатчанлыгы, батырлыгы, тырышлыгы шуннан күренә: ул бүген көчле тренерларда шөгыльләнгән спортчыларны да узып, эндуро буенча зур җиңүләргә иреште. “Эндуро” инглиз телендә чыдарга, түзәргә дигәнне аңлата. Әлбәттә, һәрбер спорт төре чыдам, түземнәрне һәм куркусызларны ярата. Ә инде бу экстремаль спорт төрендә әлеге сыйфатлар аеруча кыйммәтле. Чөнки юлсыз, таш кыялар, тирән чокырлар һәм башка каршылыклар белән махсуслаштырылган спорт трассаларында тиз ориентлаша белергә дә, югары тизлекне сакларга да, төрле экстремаль хәлләргә дә әзер булырга кирәк.
Булат иң беренче җиңүгә быел июнь аенда Казан шәһәрендә узган Татарстан чемпионатында ирешә. Ике көн дәвам иткән ярышларда стадионда да, урмандагы махсуслаштырылган трассада да көндәшләрен үзенең ныклы әзерлеге, җитезлеге белән таң калдырып, “Юниорлар” классында иң югары баскычка күтәрелә. Әлеге ярышлар егетнең үз-үзенә булган ышанычын тагын да ныгыта. Шуннан мотоспорт буенча узучы бер генә узышларны да калдырмый. Эндуро буенча Татарстан чемпионатының төрле шәһәрләрендә узган барлык этапларында да, Башкортостанда узган ярышта 90нан артык спортчы арасында зурлар белән беррәттән узышып, һәрберсендә алдынгы урыннар яулый. Әлмәттә узган ярышларда көндәшләрен күпкә артта калдырып, җиңүгә ирешә. Биектауда район башлыгы Кубогына узган мотоузышларда да аның “корыч аты” беренчелекне бирми.
“Мин кечерәк вакытта көрәш, хоккей белән кызыксындым. Бу спорт төрләрендә дә уңышларым юк түгел. Әмма мин үземне эндурода таптым. Инде бүген дүртенче мотоциклда йөрим. Бу спорт төре минем өчен бик кызыклы, адреналин бирә. Саф һавада, урман буйлап йөрисең, хәтта табигать белән хозурланырга да җитешәсең. Яшермим, бик күп физик көч кирәк. Бүген йөри торган мотоциклым 130 килограмм, 45 ат көченә ия. Бүрәнәләр өстендә йөрү дә һәркемгә дә җиңел бирелми. Каршылыкларда каушап калучылар да була. Стадиондагы дистанция ясалма каршылыклардан торса, урман эчендә йөрү тагын да кызыклы. Анда һәр нәрсә табигый”, –ди егет.
Ярышлар вакытында төрле киеренке хәлләр булуын, өстенә мотоциклы авып, авырлык белән торган чаклары булуын да яшерми ул. Шулай да финиш сызыгына беренчеләрдән булып килүгә ирешә.
Булатның төп җанатарлары – әти-әнисе һәм апасы белән җизнәсе. Әлбәттә, бу үзенчәлекле спорт төрендә якыннарың ярдәменнән башка гына булмый. “Корыч айгыр”ны ярышларга йөртү өчен үзенә махсус машина кирәк. Шуның өстенә 15 килограмм тәшкил итүче саклагыч киемнәр үзләре үк никадәр кыйммәтле спорт төре икәнлеген сөйли.
“Аеруча Башкортостанда, Малмыжда узган ярышлар истә кала торган булды. Малмыжда трасса түгәрәк әйләнә буенча түгел, бер яктан икенчесенә, зур-зур ташлар арасыннан иде. Анда коеп яңгыр яуганда узыштык. Башкортостанда ярыш маршруты Урал тауларының башы буйлап, озын, текә үрләр буенча сузылган булуы белән кызыклы иде”, –ди ул.
Булатның шушы көннәрдә генә дә спорт көндәлегенә тагын бер зур җиңү өстәлде: 20 сентябрьдә Башкортостан Республикасында узган ярышларда “Арташ Эндуро” командасы югары нәтиҗәләр күрсәтеп, Булат Гарипов “Тимер” классында янә 1 урынга лаек булды.
Киләсе елда ул спортта зурлар категориясенә керәчәк, Саба данын Россия күләмендә яклап, узышларда алдынгы урыннар яулау турында хыяллана. Шуңа да әзерлекне бер генә көнгә дә туктатмый. Табигатьнең нинди генә көне булуга карамастан , “корыч ат”ын иярләгән хәлдә ул. Әлбәттә, укуда да сынатмый егет. Фән нигезләрен “4” һәм “5” билгеләренә генә үзләштереп, әти-әнисен бу яктан да сөендерә.
“Иң беренче тапкыр ярышка Биектауга барам дигәч, мин аны укуың бар дип, җибәрмәдем. Шул сәбәпле, улым Татарстан чемпионатына әзерләнгәндә очколардан мәхрүм калды. Чемпионат Казанда ике көн дәвам итте. Күпме мотоспортчылар арасында 1 урын алгач, миңа чын мәгънәсендә шок булды. Куркыныч спорт төре булса да, улыбызның беренче уңышлы нәтиҗәсен күргәч, икеләнүләребез юкка чыкты. Башка районнарның тренерлары янына килеп:”Син болай оста итеп йөрергә кайда өйрәндең?” дип сорадылар. Үзебезнең дә күңелләр үсеп китеп, икенче ярышларга теркәлә, аның белән бергәләп атна саен ярышларда йөри башладык. Хәзер ул Россия күләмендә танылган мотоузышчылар белән элемтәдә тора, киңәшләр сорый. Төннәр буе үзе мотоциклларын ремонтлый, детальләрен, механизмнарын алыштыра. Улыбызга бу шөгыль әтисеннән күчкән, ул да кечкенә чагында мотоцикл белән хыялланган. Улыбызның компьютер артында кирәкмәс шөгыльләргә вакытын әрәм итмәвенә дә сөенәбез”, – ди әнисе Эльмира ханым.
Булат Гариповның җиңүләре дәвамлы, киләчәге якты булсын дип кенә теләргә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев