Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СПОРТ КОРЫЛМАЛАРЫ НИГӘ БУШ?

Авыл җирлеклә­рендә җыеннар баш­ланды. Халык белән очрашуларда торак пунктларда хәл итәсе мөһим мәсьәләләр күтәрелә.

  Олы Ки­бәче авыл җир­ле­гендә узган җыенга граҗданнар елдагыча,  бердәм, ак­тив  рәвештә җый­налган иде. Иң элек  җирлек башлы­гы Айрат Сафин Со­ветның 2017 елдагы эшчәнлеген анализлады. Чыгыштан күренгәнчә, узган ел җирлектә 10 бала туган, 13 кеше вафат булган, демографик вәзгыять тә әлеге саннар чагылыш тапмый калмый. Белгәнебезчә, шәхси эшмәкәрләр саны буенча  әле­ге җирлек иң эреләрдән санала. Биредә төрле тармакларда үз эшен җәелдергән 26 шәхси эшмәкәр исәпләнә. Айрат Сафин  ЛПХ кредиты алу буенча узган ел 7 кеше мөрәҗәгать итеп, барлыгы 2100000  сум кредит алынуын да җиткерде.  Соңгы елларда авыл халкын борчыган иң көнүзәк мәсьәләләрне тормышка ашырырга үзара салым акчасы зур ярдәмгә килә. Олы Кибәче авыл җирлегендә дә халыктан җыйналган акчага башкарылган эшләр күз алдында.  2017   елда Олы Кибәче авыл җирлеге буенча 225300  сум үзара салым акчасы җыйналган. Ул Төбәк авылында зират  коймасын  кору, 3 урында янгын гидранты урнаштыру, Кече Кибәче авылында ике урамны тоташтыру һәм Олы Кибәченең Карл Маркс урамында таш юл салу, зират коймасын төзекләндерү өчен  өчен тотылган. 2018 елга билгеләнгән эшләр дә дә билгеле: Олы Кибәче авылының Төзүчеләр урамына таш салу һәм спорт мәйданчыгын яхшырту, Кече Кибәчедә чишмәне һәм аның тирә-юнен төзекләндерүгә, Төбәк авылында спорт мәйданчыгына электр линиясе сузу һәм мәйданны әйләндереп алуга юнәлтеләчәк...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X