Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спортчы якташларыбыз йолдызлыгында тагын бер йолдыз кабынды

Саба районын бөтен дөньяга таныткан талантлы спортчы якташларыбыз йолдызлыгында тагын бер яңа йолдыз кабынды. Ул – Мәскәүнең ЦСКА хоккей клубы составында уйнаучы – Марсель Ибраһимов.

30 апрельдә аның командасы, “Металлург” клубын җиңеп, икенче тапкыр Юрий Гагарин исемендәге кубок иясе булды. Марсель сакчы позициясендә 82 номер астында уйный. 19 июньдә ЦСКА клубы сакчысы әлеге “трофейны” туган районына алып кайтты. “Олимп” спорт мәктәбендә укыган егет спортта беренче адымнарын ясаган “Нарат” боз сараена бүген Гагарин кубогы белән килде. Марсель белән очрашуга мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре генә түгел, хоккей җанатарлары да килгәннәр иде. Чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев