Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәрдә авылында “Җәйге авыл кичләре” исемле авылдашлар очрашуы

3 август көнне Сәрдә авыл халкы һәм кунаклары «Жәйге авыл кичләре» дип исемләнгән авыл Көнен билгеләп үттеләр.

Котлау сүзе белән авыл имам-хатыйбы Рафыйк Сабирҗанов чыгыш ясады. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук ООО «Игенче» җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин да котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар. Уеннар программасын һәм бәйрәм программасын Сәрдә авыл клуб мөдире Рузил Ибатуллин алып барды. Шулай ук Сәрдә авыл клуб хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар тарафыннан концерт программасы әзерләнде. Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов һәм Кызыл-Мишә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров бәйрәм белән котлап, яраткан җырларын башкардылар. Бу гадәти булмаган бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр тапшыру, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Һәр кунак пылау, кайнар чәй һәм күчтәнәч белән сыйлана алды. Бәйрәмнең иганәчеләре: «Игенче» ООО җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин, «Илфани» сәүдә үзәге җитәкчесе Фәннур Курамшин, Муртазин Артур, Закиров Руслан, Галимов Илназ булды. Кичкә кадәр музыка яңгырады, концерт дискотека белән алышынды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев