Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суфия һәм Габделмәҗит Шәриповлар Казан Кремлендә узган мәртәбәле чарада катнашты [+фото]

Ел саен республика көне алдыннан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң күркәм гаиләләрен тантаналы кабул итү үткәрелә.

Быел 24 августта Казан Кремлендә узган мәртәбәле чарада Олы Кибәче авылыннан Суфия һәм Габделмәҗит Шәриповлар катнашты.

Шәриповлар – Олы Кибәче авыл җирлегенең генә түгел, районыбызның иң күркәм гаиләләренең берсе. Гаилә башлыгы Габделмәҗит абый бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлый: 40 ел тракторда эшләп, бик күп Мактау кәгазьләренә лаек була, биш тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана. Башта «Т-40» тракторында, аннан 25 ел  бер «К-700» тракторында хезмәт куя. «Совхозга «КамАЗ» машинасы кайтканчы  шушы бер трактор белән кая гына барырга туры килмәде. Күп юллар узылды», –ди Габделмәҗит абый. Аны авылдашлары алтын куллы агач остасы буларак та хөрмәт итәләр. Габделмәҗит абый ясаган тәрәзә йөзлекләре, бизәкле капкалар күп  йортларны әле дә  бизи. Суфия апа да 14 яшеннән алып,  гомере буе дуңгызчылык комплексында намуслы  хезмәт куя.  Бөтен күркәм сыйфатларны үзендә туплаган Суфия ханым  гаилә җылысын саклап, балаларына үрнәк, иренә терәк булып яши. Шәриповлар 56 ел парлы гомер кичереп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә хезмәт сөючән, тырыш булып тәрбияләнеп, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Бүген уллары Радик гаиләсе белән  матур, мул тормышларына куанып  яшиләр. «Яшебез  80нән артса да, кулдан килгәнчә хуҗалыкта кайнашабыз, оныклар үстерергә булышабыз. Үзебезнең дә өч кыздан соң малаебыз туды. Улыбыз Радик белән киленебез Гөлгенә дә өч кыздан соң уллы  булдылар.  Бүгенге тормышыбызга шөкрана кылып, кадер-хөрмәттә яшибез», диләр Шәриповлар. Озак еллар матур, дус-тату булып яшәүнең сере сабырлыкта, бер-береңә ихтирамда икәнлеген, «сабыр төбе сары алтын» гыйбарәсенә  таянып яшәү тормышны матур иткәнен инде оныкларына төшендерәләр.   

«Бик тәэсирле, матур очрашуда булдык. Безгә ихтирам күрсәтеп   бу бәйрәмгә тәкъдим иткән район башлыгы Рәис Миңнехановка, башка җитәкчеләргә бик зур рәхмәтлебез. ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова  хөрмәтендә бик күңелле итеп йөреп кайттык.  Өлкәннәрне зурлаган һәр­кемнең эшләре уң булсын», диләр Шә­риповлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев