Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сугыш инвалиды Муллагаян Мулләхмәт улы Мулләхмәтовка - 95 яшь

Узган якшәмбедә Килдебәк авылында яшәүче сугыш инвалиды Муллагаян Мулләхмәт улы Мулләхмәтовка 95 яшь тулды. Сугыш барганда армиягә алынып, 6 ел хәрби хезмәттә булган ветеран тыныч тормышта гомерен урман эшенә багышлый. Агач эшкәртә, ботак чаба, цех начальнигы да була. Хезмәт стажы – 40 ел. Хәзер ул кызы Рәкыя тәрбиясендә яши, башка балалары да әтиләре янында еш була.

“Кайчак утызар кеше җыелабыз. Әни белән бик матур, тату яшәделәр. Аларга борчу-мәшәкать китермәдек. Әни дә авылның хөрмәтле кешесе иде. Һәрберебезгә әтинеке шикелле матур картлык бирсен. Әти, йөзгә кадәр яшибез бит әле, аллаһ боерса”, – ди Кукмарада яшәүче кызы Нәкыя Зәйдуллина. Юбилее уңаеннан В.Путин котлавына лаек ветеранны туган көне белән Сабабаш урманчылыгы лесничие Илгиз Зиннәтуллин, хәрби комиссар урынбасары Айрат Садыйков, ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов, Мишә һәм Килдебәк авыл җирлекләре башлыклары Азат Гатиятуллин, Нияз Заһидуллин тәбрикләде. “Мине онытмаганнарына рәхмәтлемен. Яшьләр тәртипле булсыннар, безнең кебек авырлыкларны күрмәсеннәр иде”,– ди Муллагаян Мулләхмәт улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев