Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шундый ярату да була икән?!

Узган ел Мәдинә исемле утыз дүрт яшьлек хатын безгә эшкә килде. Башта ук әйттеләр - кияүгә чыкмыйча гына бала тапкан.

Нишләптер, барыбыз да Мәдинәне йөремсәк, җилбәзәк дип уйлап куйдык. Юк икән! Ире булмагач, эштә күп кенә ир-атлар аңа сүз атып карады. Ә ул аларга борылып та карамый. Эшенә бик җитди карый, беркайчан соңга калмый. Күп сөйләмәсә дә, акыллы икәне күренеп тора. Ничектер шулай Мәдинәгә булган хөрмәтем көннән-көн артты, дуслашып киттек. Сүз артыннан сүз чыккач, Мәдинәгә бер туганымны димләдем. Илфат исемле әйбәт кенә туганыбыз бар иде. Яңа дустым ул турыда ишетергә дә теләмәде. Сәбәбен соңрак сөйләде.

Мәдинә унтугыз яшеннән Мансур исемле егет белән йөргән. Бик зур мәхәббәт булган алар арасында . Тик кавыша алмаганнар. Мәдинәгә егерме дүрт булганда Мансур юл һәлакәтендә үлгән. Мәдинә сөйгәненең үлемен бик авыр кичергән. Бер еллап кешеләр белән дә аралашмаган. “Яшисем килмәде. Якыннарым өчен генә үземне кулга алдым”, - диде. Һәм Мансурыннан соң берәү белән дә очраша алмаган. “Күңелем тартмый. Бозым бармы әллә дип, туганнар әбиләргә, күрәзәчеләргә бардылар. Икенче берәүне яратырга үз-үземне мәҗбүр итә алмыйм бит”.

Картаям бит инде дип, Мәдинә өч ел элек бала тапкан. Әниләре каршы килмәгән. Баланың әтисе белән бөтенләй аралашмый икән. Баласын үзе өчен тапкан. “Иң зур үкенечем - Мансурдан йөкле булып та калмадым, ичмасам”, - ди.

СӘРИЯ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев