Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суның һәр тамчысы исәптә булачак

Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенең 2019 ел йомгакларына багышланган җыелышына авыл җирлекләре башлыклары да чакырылды. Хисап чорында башкарылган эшләрне һәм 2020 елга билгеләнгән бурычларны предприятие директоры Илнур Хәбибуллин үзенең чыгышында яктырттты.

Җыелыш кабул иткән карар нигезендә коммуналь хуҗалык быел район үзәген тагын да матурайту, яшелләндерү, каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгарып урнаштырып баруны, Байлар Сабасында һәр урамга ревизия ясап, канализация челтәренә тоташмаган хуҗалыкларыны барлап чыгуны, Мамалай авылына башня куеп, су трассасын янарту, Елыштагысына санитар зона ясауны,  Мәртен авылына каптаж эшләүне, һәр тармакта эшне  технологияләр кулланып эшне алып баруны, электр энергиясен рациональ һәм экономияле файдалануны планлаштыра. Су югалтуларны ачыклау өчен скважиналарга  100 процент хисаплагычлар кую күздә тотыла. “Планнарны  үтәү  өчен хезмәт дисциплинасын тагын да ныгытырга, эчке кагыйдәләрнең үтәлешенә, һәр тармакнын авариясез,  югары эшләп чыгаручанлыгына  ирешергә  кирәк”,– диде җитәкче. Җыелышта район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты һәм коммуналь тармакка куелган  бурычларны үтәүдә коллективка зур  җаваплылык йөкләнгәнлеген билгеләп үтте, механик Айрат Шаһвәлиевка Рәхмәт хатын тапшырды. Хезмәт алдынгылары предприятиенең Мактау грамоталары белән  бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев