Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Суынмасын туганлыкның аралары…

Түлешкә авылында Хәйрулла нәселе дәвамчылары очрашты

    Җәй айлары күңелле очрашуларга бай вакыт. Туган-тумача, авылдашлар, дуслар, классташлар очраша – нинди генә төрдә үтми күрешүләр. Табигатьнең җылы, матур вакытында һәркемнең дә очрашып каласы, якын кешеләре янәшәсендә салкын кышларда искә төшереп җылыныр өчен көч җыясы, якты хатирәләр туплыйсы килә. Шундый җылы очрашуларның берсе Түлешкә авылында Хәйрулла бабайның балаларын, оныкларын һәм оныкчыкларын бергә җыйды.

   Түлешкә авылыбыз бик матур урында-  җиләкле тау астында урнашкан. Хәтфә болыннары, авыл кырыеннан агучы елгасы да ямьләндерә үзен.  Кызганыч, биредә бүгенге көндә беркем дә яшәми. Әмма туган нигезебезне онытмыйча, барлап, кайтып торабыз.

  Бабаебыз, Хәйрулла Заһидуллин 1918 елда Саба районы Мингәр авылында крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли, малайга 2 яшь вакытта әнисе үлә. Егет булгач, калага эшкә китә. Казанда дары заводында эшләп йөргән җиреннән 1942 елның февралендә армиягә алалар. Мәскәү янындагы хәрби аэродромда хезмәт итә. «Катюша»ны җыя торган урында көч куя ул. Шунлыктан хезмәте турындагы күп мәгълүматны сер итеп саклый, якыннарына да сөйләми торган була. Аэродромга һөҗүм вакытында каты яралана. Хезмәттәшләре аны җир астыннан казып чыгара, егет контузия ала. Казанга госпитальгә озаталар. Госпитальдән соң ул янә дары заводына эшкә чыга. «Батырлык өчен» ордены, «Мәскәүне саклаган өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медалләре – болар барысы да бабаебызның иле өчен куйган тырышлыгының ачык мисалы.

Сугыш беткәч, 1945 елның 30 маенда әбиебез Бибиразыя белән кавышалар. Әбиебез Түлешкә авылы кызы. Сугыш елларында ат җигеп урманнан бүрәнәләр төяп аларны вокзалга ташыган, окоп казыган эшкә батыр, курку белмәс татар кызларының берсе булган. Колхоз эшеннән дә читтә калмаган әбиебез урак урган, маллар караган, бер эштән дә куркып тормаган.

Бабай гомер буе бик тырыш, тыңгысыз, кызыксынучан кеше була. Һөнәрләренең төрлелеге – моның ачык мисалы. Киез итекләр баса, аларны Башкортстан якларына алып барып сата торган була. Шулай ук ул яхшы тимерче дә булган. Хәтта үзләре тимерчелек белән шөгыльләнгән кешеләр дә аңа ярдәм сорап килгәннәр. Хәйрулла бабайның тагын бер мавыгуы – умартачылык. Колхоздагы 60 умарта оясын үз чорында 100 гә кадәр җиткерә алган ул.

Заһидуллин Хәйрулла һәм Бибиразыя бергә 59 ел һәркемгә үрнәк булырлык тигез гомер кичергәннәр. Нурулла, Нүрзия, Рүзия, Микәил, Рамил, Рафис – алты бала үсә Заһидуллиннар гаиләсендә. Бүгенге көндә 5 балалары исән-сау. Төпчек уллары Рафис, ни кызганыч, 2016 елда мәрхүм була.

Әтиләренең умартачылык эшенә хирыслыгы уллары Микәил абыйга күчкән. Районда һәрберебезгә дә билгеле стажлы фотограф та ул. Төп нигезне барлап, кирәк җирен рәтләп торучыбыз да, Микәил абый. Умартачылык эшен дә ул биредә – төп нигездә алып бара.

Җәй айларында калган балаларның да кайтуы ешая туган нигезгә.

Кечкенә вакытта да гел авылда идек. Авылны онытырга хакыбыз юк!

Очрашу да шушы теләк белән барлыкка килде. "Суынмасын туганлык аралары..." дип тә юкка гына атамадык без аны. Туганын онытканнар, дөньяга алданып бер-берсе белән аралашмаучылар да шактый бит. Бүгенге көндә без берләшеп, күмәкләшеп яшибез.

Исән чакта әби-бабайның 5 баласын күрештерәсе, икетуганнар белән очрашасы килде. Безнең балаларыбызның да – өченче буынның – бер-берсен күреп, танып-белеп үсүләрен теләдек, чараның максаты да шундый иде. Чыннан да, балаларга-оныкларга да мул нәсел без. Барлыгы нәселебездә 71 кеше, шуның 66 сы исән-саулар Аллага шөкер.

Бергәләшеп Түлешкә зиратында ятучы әрвахлар рухына дога кылып башладык бәйрәмебезне. Исәннәр – кадерлеләр янда, үлгәннәрнең, арадан киткәннәрнең дә – кадере һәм кабере беленә шул рәвешле. Нәселнең үсеп килүче алмашы – балаларга, нәселнең тотанагы – олыларга чын Сабантуй булды ул көнне. Уеннар, тәм-томнар, ярышлар... Өлкән буын да үзенчә, рәхәт итеп ял итте – үзләре тыңлап үскән яшьлек җырларын искә төшерделәр, күмәкләшеп җырладылар.

Нәселебез артып торсын дигән теләктә калабыз. Очрашуларыбыз дәвамлы булсын!

Альбина Шамилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев