Сөйгән ярым – күрше кызы
Саба районының Югары Шытсу авылында яшәүче Илсөяр һәм Хаҗип Дәүләтшиннар ипле генә, җай гына тормыш итәләр. Тәрәзләре челтәр кәрнизле йортның тышкы ягыннан ук монда ачык күңелле, хезмәт сөючән, пөхтә кешеләр яшәгәнлеге күренә.
Күршеләр булып үскән егет белән кыз, кечкенәдән мал, техника янында кайнашкангадыр, авылны яраттылар. Хуҗалыклар хезмәт хакы түли алмаган елларда да, бәхет эзләп, зур акча артыннан читкә чыгып китмәделәр. Шулай да Хаҗип армия хезмәтеннән соң берничә ел шәһәрдә эшләп алды. Әмма бәхет һәм бәрәкәтнең тәме авылда икәнлеген вакытында аңлап, туган якка кайтып төпләнде. Озак еллар амбар мөдире булып эшләгән Нурмөхәммәт абый һәм Тәслимә апаның ишле гаиләсендә бишенче бала булып туган ир-егет ул. Бер гаиләдә 11 бала үстеләр. Бары – бергә, югы уртак булгандыр. Эшчән, гади, тырыш, кече күңелле булып үсте Дәүләтшиннарның балалары.
Хаҗипка яр булырлык кыз да күршедә генә үскән икән... Илсөяр, мәктәпне тәмамлагач, Сабадагы элеккеге 104 нче һөнәр училищесында пешекче белгечлеген үзләштерде. Ул чактагы “Беренче Май” колхозы ашханәсендә эшчеләргә тәмле сыйлар да әзерләде. Хаҗип белән гаилә кордылар. Яшьләрнең бәхетен түгәрәкләп, беренче булып ир бала – Нәфис туды. Баланы бакчага йөртү мәшәкате өстәлгәч, Илсөяр озак уйлап тормады, хуҗалыкта төрле эшкә чыкты. Бер-бер артлы тагын ике малай – Илсаф белән Илмаз һәм кызлары Язгөл дөньяга килде. Балалар ялыннан соң, фермадагы сыер савучыларны ял иттереп, смена алыштыручы булып эшләде. Бүген ул сөтчелек комплексында сыер сава. Хезмәткә күңел биреп эшләү үз нәтиҗәсен бирә, күрсәткечләр шуны раслый. Узган ел бер сыердан 7375 килограмм сөт савып алуга ирешкән ул. Хезмәттәшләре Гөлзилә Мәүлетова, Алсу Дәүләтшина, Раилә Галимова, Факия Һидиятуллина һәм Гөлназ Мәүлетова белән дус-тату эшлиләр. Барың да бердәм, дус булып эшләгәндә генә сыйфатлы продукция җитештереп буласын аңлый алар.
– Комплекста бик уңайлы хәзер, эштәгеләр белән дә килешеп эшлибез, авыл җире өчен хезмәт хакы да әйбәт. Абзарыбызда ике сыер, ике үгез бар. Балалар үскәндә, мал-туар да асрамый булмый, – ди Илсөяр.
Гаилә башлыгы Хаҗип –хуҗалыкның иң тырыш механизаторы. Быел “Акрос-53” комбайнында 21643 центнер ашлык суктырып, Президент Рөстәм Миңнеханов вәгъдә иткән 100 мең сумлык премияне алуга да иреште. “Нинди эш кушсаң да, ярар, дип, җиренә җиткереп эшләүче механизатор ул”, – ди хуҗалык җитәкчесе Флорид Гайнуллин аның турында. Ел әйләнәсе эштән өзелми тырыш механизатор. Кышын терлекчелектә, яздан көзгә кадәр кырда. Елның елында 600 гектар мәйданга кукуруз чәчә, аннан урак эшенә керешә ул. Олы уллары Нәфискә дә, әтисе белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә, җирне ярату хисе күчкәндер. Шулай булмаса, Саба аграр көллиятенең механика бүлегенә укырга кермәс иде ул. Спортта да сыната торганнардан түгел егет. 65 килограммга кадәрге авырлыкта районда узган көрәш ярышларында призлы урыннар яулап килә, Сабантуйларда бил алыша. Холкыңны, гамәлеңне дә тәртиптә тотмыйча ярамый. Чөнки сеңел, энеләренә үрнәк, терәк абый булып үсәсе бар Нәфиснең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев