Сынауларда сынмый чын ирләр...
Язмам герое, Шәмәрдәндә яшәүче Илгиз абый Шәйхлисламов белән аралаша башлауга, әңгәмәдәшемнең гомер юлы “Күренекле кешеләр тормышы” (“Жизнь замечательных людей”) нәфис-биографик китаплар сериясенә керерлек булуын аңладым.
Беренче карашка гап-гади тоелган ир-атның корыч холыклы, югары әхлаклы, затлы-зыялы булуы сокландырды.
Арча районы Яңа Чүриле авылында туган Илгиз Мәхмүт улы 76нчы көзен каршылап, аның һәр мизгеленең кадерен белеп калырга омтыла. Егетләрчә җитез хәрәкәтле, һәр сүзендә тормышны, кешеләрне ярату чагылган Илгиз абый гүя гомере буе бәхетле сукмактан гына атлаган, борчу-хәсрәтләр аңа бөтенләй кагылмаган да кебек. Тик язмыш аның гел маңгаеннан гына сыйпап тормаган, тез астына сугып, сындырырга теләгән вакытлары да булган...
Алар Чүриле районы таркалгач, 1956 елда гаиләләре белән Шәмәрдәнгә килеп төпләнәләр. “Әтием гомер буе милициядә эшләде, сугышка кадәр дә Арчада әлеге хезмәтне башкарган. Без биш бала үстек, бер абыебыз узган ел вафат булды. 1967 елда Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлагач, заготзернога эшкә кердем. Кыш буе аркылы пычкы белән урман кистек. 1968 елда бик чыныккан егет булып армиягә киттем”, –дип сөйли Илгиз абый. Армиядән соңгы тормышы тимер юл белән бәйләнгән. Әлеге системадагы барлык баскычларны үтеп, машинист ярдәмчесеннән II класслы машинист дәрәҗәсенә күтәрелгән. Тимер юлдагы эшчәнлеге 1970 елда Юдино депосыннан башлана. Казан пассажир депосы барлыкка килгәч, 1975 елдан Казан-Әгерҗе, Сергач, Ульяновск юнәлешләре буенча поездлар йөртә башлый. Илгиз абый Шәйхлисламовның 25 ел гомере юлчыларны ерак араларны тоташтыручы тимер юлда хәвеф-хәтәрләрсез, комфортлы итеп йөртүгә багышланган. Күпләрнең остазы булган, тәҗрибәле машинист дизель, электричка, маневрлы җайланмада да, йөк поездларында да йөри. 1978 елда әтисе үлгәннән соң ул эшкә Шәмәрдәнгә күчә. Гадәттә машинистларның ике төрле тимер юл техникасы йөртү таныклыгы була, ә Илгиз абыйның алар бишәү! Чирек гасырга сузылган хезмәт дәверендә төрле вакыйгалар шаһиты була ул. Тәҗрибәле машинист аларның һәрберсен бүгенгедәй хәтерли. Мәсәлән, 1984 елда шәһәр яны поездында эшләгәндә кыш көне кичке сәгать 9ларда Чүриле станциясендә ике кеше каршыга чыгып туктарга кушып кул болгый. Бер ир-ат йөгереп менеп, килене бәби табарга әзерләнүен, ярдәм итүләрен сорый. “Ап-ак кар өстендә баланы дөньяга китермәкче булып, юрганнар да җәеп куйганнар. Мин берничек тә расписаниедән алда бара алмыйм. Бала табучыны алып кайтуыбызны әйтеп, рация аша Арча хастаханәсеннән “Ашыгыч ярдәм” чакыруларын сорадым. Курса станциясен үткәч, ул абый: “Егетләр, бәбиләде, кыз тапты”, –дип йөгереп керде. Иң салкын вагонга туры килгәннәр, җитмәсә тамбурда тәрәзә дә булмаган. Хәл белергә керсәк, сабыйның юрганнан аяклары чыгып тора. Бәбиләүче хатын безнең апалар белән бер авылдан булып чыкты. Бервакыт хатыным белән поездда дөньяга аваз салган бу сабыйга уенчыклар алып үзен дә күреп чыктык. Ике яшьтә иде инде”, –дип елмаеп сөйли әңгәмәдәшем. Менә шулай поездда туган сабыйларга хәер-фатиха бирергә туры килгән очраклар берничә тапкыр кабатлана. Төрле аяныч хәлләргә дә юлыгып, утлы корал белән поездга кергән пассажирны да үзенең акыллы эш итүе белән куркыныч гамәленнән туктатып кала. Шулай ук аның зур уяулыгы һәм күпьеллык тәҗрибәсе нигезендә тимер юлдагы төрле хәвеф-хәтәрләр булдырылмый калынуы җитәкчелек тарафыннан күп тапкырлар бәяләнә. “Күзне бер секундка да йомарга ярамый. Светофордагы кызыл сигналны узып китү иң зур җинаять санала. Чөнки нәтиҗәсе бик аяныч тәмамлана”, –ди ул. Төп сыйфатлары төгәллек, тырышлык, таләпчәнлек булган Илгиз абый Шәйхлисламов җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Ун ел профсоюз җитәкчесе, 20 ел сайлау участогы комиссиясе әгъзасы, 35 ел үзләре яшәгән урамның иҗтимагый оешма җитәкчесе (домком) булып эшли.
Алар 1981 елда Шәмәрдәннең Рәйхана исемле сылу кызы белән гаилә коралар. Яшьләрне әлеге дә баягы поезд таныштыра. Бер вагонда Казан шәһәренә баралар да, ике айдан өйләнешәләр. Бер-бер артлы кызлары Гөлназ, Гөлшат, Рәмзия дөньяга аваз сала. Яңа нигез булдырып, йорт-җир тергезеп, булган бәхетләренә куанып яшәгәндә гаиләгә коточкыч кайгы килә: 2000 елда Рәйхана ханым 39 яшендә юл фаҗигасенә очрап вафат була. Әҗәл аның өч баласы, хыял-планнары белән һич исәпләшеп тормый. Эчке әгъзалары сытылып, өзгәләнеп беткән хатынын Теләче хастаханәсендә соңгы тапкыр күрә ул. Җомга көнне азан әйткән изге сәгатьләрдә мәңгелеккә күзләрен йома Рәйхана ханым. “Ул миннән 11 яшькә кече иде. Әмма мин бер вакытта да яшь аермасын сизмәдем. Бик төпле акыллы, мөлаем, ягымлы иде ул. Мәскәү сәүдә институтының Казан филиалын тәмамлады. 1990 елларда сатып-алу эше белән шөгыльләнә башлады. Һәлакәткә очраган көнне дә Казанга товарга барышы иде. Никтер ул көнне йокыдан торасы килмәде аның. Берничә тапкыр уятырга туры килде. Никләр уяттым икән, йоклап кына калган булса шунда”, –дип өзгәләнә Илгиз абый. Бу вакытта олы кызлары медицина көллиятендә, уртанчысы – 10нчы, кечесе 2 сыйныфта укый. Тормыш күген кара болыт каплаган бу көннәрдә Илгиз абыйдан яшәү көче, рух каян алганлыгы белән кызыксынам. “Балаларымнан көч алдым. Рәйханамны җирләп, икенче көнне кызларымны яныма җыйдым да: “Балалар, мин башка гаилә кормыйм, сезне аякка бастырам. Сез миңа булышырсыз, дидем”, –дип искә ала ул көннәрне. Шул көннән кызлар өчен әти генә түгел, әнигә дә әйләнеп, ныклы калкан булып баса ул. Балаларының бәхетле тормышы өчен төн йокылары белән исәпләшмәсә дә, зарлануны белми, үз җилкәсенә төшкән сынауны сабыр гына күтәрергә көч таба. Кызларына да бик рәхмәтле ул, әтиләренең өметләрен аклыйлар, өчесе дә югары белем алалар. “Олы бала булгач, Гөлназга бүрәнәнең юан башы эләкте. Әнисе үлгәндә 18 яше тулмаган студент иде, өстәмә массажистлыкка укып, үзенең тормышын шуның белән алып барды. Мин аңа матди яктан әллә ни ярдәм дә итә алмаганмындыр инде. Өйдә тагын ике кыз бар бит әле”, – дип сөйли ул. Кызларының: “Әти, күңелеңә ошаган кеше юк мени, нишләп өйләнмисең?” дигән сорауларына каршы: “Мин сезнең алда ант иттем, аны бозарга ярамый” дип җавап бирә. 50 яшендә тол калган Илгиз абый бөтен гомерен балаларына багышлый. Бүген алты оныгына бик кадерле кеше ул, берсеннән берсе сәләтле балалар дәү әтиләрен уңышлары белән гел куандырып торалар. Хәсрәткә баткан көннәрендә кече яшьтән сәнгатькә, спортка гашыйк булып үскән Илгиз абыйга мәңге төзәлмәс йөрәк яраларыннан азга гына булса да, арынырга яраткан шөгыльләре дә ярдәм итә. Ул вакытта үзе эшләгән магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәсендә “Сабантуй” фольклор ансамбле эшли, аның составында Россиянең төрле шәһәрләрендә узучы фестивальләрдә катнашалар. Лаеклы ялга чыккач та, әлеге оешмада эшләвен дәвам итә әле. Эштән кайткач, өйдә күңелсез уйларга күмелеп утырырга вакыт калдырмый ул, кыскасы, үзенең җан яраларын үзе дәваларга тырыша. Шәмәрдәндә яшәүче туган җанлы сеңлесе Гөлчәчәк, күршеләре нык таяныч була. Авыр чакта терәк булган һәркемгә бүген дә бик рәхмәтле ул. Илгиз абый Шәмәрдән мәдәният йортында 12 ел каравылчы булып эшли. Ул вакыттагы Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев үтенече буенча 13 ел зиратны карау буенча җаваплылык ала. Илгиз Шәйхлисламов булган җирдә һәрвакыт тәртип буласын белеп, аңа зур ышаныч белдерелә.
Кечкенәдән ватанпәрвәрлек хисләре белән тәрбияләнгән, шәфкать туташы белгечлеге алган олы кызы Гөлназ махсус хәрби операция башлануга Ватанга хезмәт итүне үзенең изге бурычы дип саный. 2023 елда Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла. Әтисен борчымас өчен Мәскәүгә командировкага китәм дисә дә, ата күңеле сизенми калмый. Чөнки кызының кечкенә чагыннан сакланган иншаларында да Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт, илең белән горурлану хисләре ярылып ята. Гөлназ башта Луганскидагы госпитальдә эшли. Әлеге кырыс шартларда Иваново өлкәсенең батыр егете белән танышып, Ватанының чын патриотлары булган ике йөрәк гаилә корырга дигән ныклы фикергә киләләр. Узган елның июль аенда чираттагы ялларында Казанга кайтып якыннары янәшәсендә тантаналы төстә язылышалар. Декабрь аенда Илгиз абый гуманитар йөкләр йөртүче алтын йөрәкле волонтер Җәмил Янгучин белән Украинага барып, Гөлназ өчен көтелмәгән бүләк ясый. Кыска гына вакытта күрешә алсалар да, әти белән кыз өчен зур шатлык була бу очрашу. Әмма... сугышчан шартларда башланган Гөлназ белән Александрның гаилә тормышын быелның 2 июне көнне каршы якның пилотсыз очу аппараты чәлпәрәмә китерә. Ире 14 июньдә батырларча һәлак була. Гөлназ да яраланып, Казанда госпитальдә дәвалану узганнан соң август аенда яңадан махсус хәрби операциягә китә. “Быел май аенда кызым белән киявем ялга кайтып киттеләр. Бик тәрбияле, инсафлы егет икәнлеге әллә каян күренеп тора иде. Бер-берсен бик яратканнары күз карашларыннан сизелде. Алар өчен бик шат идем. Әмма ни кызганыч, 23 июльдә кияүнең кырыгын үткәрдек”, –ди Илгиз абый. Кызы хәрби операциягә киткән көннән бишвакыт намазга баса әти кеше. Бүген дә актив тормыш рәвеше алып барып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртмыйча, ил гаме белән яши ул. Волонтерлык белән шөгыльләнеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә.
“Әтием Мәхмүт Шәйхлисламов Ленинград фронтында катнашып, блокада афәтләрен күргән ветеран иде. Йөрәге янында ике ярчык йөртте. Аны госпитальдә ятканда үлгән дип белеп, солдат мәетләре янына чыгарып куйган булганнар. Ике көннән соң ашыйсы килүгә түзә алмыйча уянып киткән. “Янәшәмдә үлеләр. Кычкыруыма санитарка керде, куркуыннан ул да качты. Аннары госпиталь начальнигы килде. Исән икәнлегемне күреп шулпа бирделәр, шуннан акрынлап рәтләнә башладым”, –дип әтинең сөйләгәне истә. Ярты елдан тернәкләнеп, тагын сугышка кергән. 1978 елда эшкә дип чыгып киткән җиреннән тәнендәге ярчыгы кузгалып үлде”, –дип сөйли Илгиз абый. Хәзер дә әтисе узган изге урыннарны күреп, аның истәлекләрен саклап яшәү күңеленә рухи көч өсти аның. Санкт-Петербургта урнашкан Ленинград оборонасы һәм блокадасы дәүләт мемориаль музеена шалтыратып, әтисенең герой шәһәрдә блокадада булуы хакындагы тарихи мәгълүматларны җиткерә. Музей җитәкчелеге әтисенең хәрби документларын музейга китереп тапшыруны үтенә. 2020 елда Илгиз Шәйхлисламов Санкт-Петербург шәһәрендә узган 9 май парадының “Үлемсез полк” акциясендә катнаша. “Үзем исән вакытта катнашырга дип сүз бирдем. Илдәге вәзгыять белән бәйле берничә ел үткәрелмәде. Алдагы елларда насыйп булыр дип өметләнәм”, – ди ул. Иңнәрендә ил, тормыш гаме йөрткән, һәр көнен игелекле эшләр бизәгән Илгиз абыйга хыял-ниятләрен чынга ашырырга Аллаһ көч-куәт бирсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев