Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табиб-гериатр Ләйлә Нурмөхәммәтова: “Өлкәннәребездә яшәү көче артсын өчен тырышабыз”

Шәмәрдән участок хастаханәсендә районара гериатрия бүлеге ачылды

Бүлек 65 яшьтән узганнарга өлкәнәю  чоры белән бәйле авыруларны  профилактикалау  һәм дәвалау максатыннан булдырылды. Моңа кадәр өлкәннәргә  Әтнә районында урнашкан гериатрия бүлегенә юллама бирелсә, быелдан үзебезнең районда бөтен уңайлыклары булган үзәктә дәвалану уза алачаклар.  Бу юнәлештә махсус белем алган табиб-гериатр һәм шәфкать туташлары медицина ярдәме күрсәтә. Әлеге яңа бүлекнең эшчәнлеге белән таныштыру өчен табиб-гериатр Ләйлә Нурмөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек.

 

Ләйлә Гараповна! Иң элек  “гериатрия” дигән  таныш  булмаган сүзгә ачыклык кертеп узыйк әле...

–Гериатрия – борынгы грек сүзе, ул “карт” һәм “дәвалау” сүзләрен берләштерә. Икенче төрле әйткәндә,  медицинаның өл­кән яшьтәге кешеләр авыруы белән шө­гыльләнүче өлкәсе. Хәзерге вакытта әлеге юнә­лештә эш алып бару аеруча мөһим. Чөнки өлкәннәребез җәмгыятебезнең җитди өлешен били. Бүгенге көндә районыбызда 65 яшьтән өлкән булган  8071 кеше яши. Алар арасында 90, 95 һәм шулай ук 100 яшь чиген узучылар да бар. Кайбер авырулар нәкъ менә өлкән кешеләрдә күзәтелә. Гериатр – олы яшьтәге кешеләр организмының үзенчәлекләрен аңлаучы һәм һәръяклап ярдәмгә килергә әзер булган  белгеч ул.  

Әлеге бүлеккә нинди   категория өлкәннәр  кабул ителә?

–Гериатрия бүлеге Саба, Теләче,  Кукмара, Балтач районнары өлкәннәренә медицина ярдәме күрсәтә. Бүлектә барлыгы унбиш кешегә исәпләнгән дүрт  палата булдырылган. Палаталар зур, якты, аларның үзендә санузел, душлар урнашкан.  Биредә  65 яшьтән өлкәннәребез 10 көн дәвамында дәвалана. Берәүгә дә сер түгел, өлкән кешеләрнең күбесе югары кан басымы,  остеохондроз, остеопороз, баш әйләнү, умыртка баганасы авырту, буыннар сызлау һәм башка авырулардан интегә. Еш кына төрле операцияләрдән соң  организмны тер­нәкләндерү өчен дәвалану узарга туры килә. Стационарда  тиешле  дәваны алганнан соң организмга көч кертү,  кабат үз халәтенә кайту, ягъни авыруның кискен вакыты узып, стабильләшү чоры   өчен гериатрия үзәкләре ярдәмгә килә.  Бүлекнең төп функциясе  әнә шунда.

Бүлеккә килергә теләүчеләргә иң элек участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә һәм аның күрсәтмәсе нигезендә билгеләнгән анализларны тапшырырга кирәк. Электрон  юллама алыр алдыннан   участок табибының  гериатрия бүлеге мөдире белән   үзәккә ки­лүнең төгәл көне турында   килешүе мө­һим. Бу чиратның тиешле тәртиптә саклануы  һәм урын буенча күңелсезлекләр   булмавы  өчен кирәк. 

Өлкәннәргә  табиб-гериатр,  дүрт  шәфкать туташы, дүрт кече медицина персоналы  ярдәм күрсәтә. Алга таба  эшчәнлегебез тагын да киңәеп, өлкән шәфкать туташы да булыр дип көтелә.

Авыруларга   нинди дәва алымнары кулланыла?

–Өлкән яшьтәге пациентлар гериатр кабул итүендә  булганнан соң аларның сәламәтлек үзенчәлекләренә карап һәм  һәркемгә шәхси якын килеп дәвалану чаралары билгеләнә. Медикаментлар терапиясе, массаж, физиодәвалану, төрле шифалы ванналар кулланыла. Иң кыйммәте – берничә көн дәва алганнан соң өлкәннәр  үзләрендәге  үзгәрешләрне күреп,  күңел күтәренкелеге белән йөри башлыйлар.  Шулай  ук теләгән кешеләргә өстәмә түләүле процедуралар алырга да мөмкин. Инде  15 гыйнварда  үзәккә килеп дәвалану курсы узган  беренче пациентларыбызны – әби-бабайларны өй­ләренә  озатабыз. Аларның  безгә әйтелгән рәхмәт сүзләре,   бирелгән дәвалардан  шифа алуы үзебезгә дә рухи көч өсти.

Табиб буларак өлкән яшьтәге кешеләргә нинди киңәш-күрсәтмәләр бирер идегез?

–Өлкән кешегә, “утыр, ял ит”, дип ниндидер киртәләр кую дөрес позиция түгел. Булдыра алган, көченнән килгән кадәр хәрәкәтләнергә тиеш. Әлбәттә, сүз авыр, зур көч түгеп башкарыла торган хезмәт турында  бармый. Гади итеп әйткәндә, аш пешерү дә өлкән кешенең баш мие өчен файдалы.  Күпме су, тоз саласын уйлау үзе үк башны эшләтү формасы. Гел хәрәкәттә, тормыш активлыгын югалтмаган кеше соңга кадәр үз көчендә булачак. Һәрбер өлкән кешенең иң зур хыялы – үзләренчә әйтсәк, кеше кулына калмыйча, башкалар ярдәменә мохтаҗ булмыйча яшәү.  Шуңа да төп максатыбыз – олы кешегә мөмкин кадәр озаграк  активлыкны саклап,  үзен-үзе карап яшәү мөмкинлегенә ирештерү. Шулай ук пациентларыбызга физик һәм  психологик комфорт булдырырга ты­рышабыз. Мәсәлән, биредә дәваланучы бер әби махсус җайланма ярдәмендә генә  хәрәкәтләнә. Аңа шифалы ванна  бил­ге­лә­вемне әйткәч, әби бөтенләй чынга алмады,  үзенең ваннага керә алуына  ышанмады. Шәфкать туташы белән  икәүләп аңа ярдәм иттек.  Әбинең  судан чыгасы килмәве, дә­ваның ләззәтен тоюы күзендә чагылды. Икенче юлы әлеге процедураны көтеп ала баш­лады.  Кайберәүләр әле кайтып киткәнче үк тагын кайчан килә алу мөмкинлеген барлый башлый. Өлкәннәребездә  яшәү көче артсын өчен төрле психологик алымнар да кулланырга  һәм  үзләрендә сәламәт озын го­мерле булу  теләге тудырырга  тырышабыз. Алар шулай ук актив гаилә әгъзасы да булырга тиеш. Якыннарына да шуны аңлатырга телим. Өлкәннәр белән исәпләшү, фикерләрен тыңлау, киңәш сорау үзләренең кирәкле кеше булуларын тоярга ярдәм итәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев