Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Табигать - мәңгелек матурлык чыганагы» онлайн чарасы

5 нче май көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.Х.Садыйкова Шәмәрдән лицее укучылары өчен «Табигать - мәңгелек матурлык чыганагы» дип исемләнгән чара үткәрде. Экологик сәгать онлайн режимда WhatsApp төркеме аша узды. Башта балаларга кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сакчыл караш кирәклеге, төп экологик кагыйдәләр турында сөйләнде.

Аннан соң укучылар табигать турындагы сорауларга җавап бирделәр, үзләренең энциклопедияләреннән алынган кызыклы фактлар сөйләделәр, әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгы һәм аңа сак караш турында әңгәмә алып бардылар. Шулай ук урман, хайваннар һәм үсемлекләрнең төрле картиналары тәкъдим ителде. Чара ахырында Г.Х.Садыйкова балаларны табигать белән килешеп яшәргә, аның законнарын бозмыйча, киләчәк буыннар өчен планетабызны саклап калу өчен, аның байлыкларын акыл белән кулланырга чакырды. Экологик сәгать балаларга бик ошады һәм алар бик канәгать калдылар.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев