Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Талантлы балачак” район конкурсы

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Саба мәдәният бүлеге һәм Саба балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан район күләмендә “Талантлы балачак” дип исемләнгән фестиваль-конкурс оештырылды. Конкурста барлыгы 50дән артык укучы үзләренең халык уен коралларында башкару осталыкларын сынады.

Фестивальне район мәдәният бүлеге начальнигы Загидуллин Р.Ф.ачып җибәрде. Укучылар өчен халык уен кораллары күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук укучылар халык уен кораллары тарихы, республикабызның атаклы гармунчы,баянчылары белән таныштылар. Ш.Биктимеров исемендәге мәдәният йорты баянчысы,талантлы,сәләтле шәхесебез Габдулхаков Айнур Газинур улы баянда уйнау осталыгы буенча мастер-класс күрсәтте.

 

Конкурс нәтиҗәләре: 

"Баян-соло" номинациясе кече төркем:
Шиһабиев Ф.- 1 урын
Шамилов Р.- 1 урын
Афанасьев Г. - 2 урын
Хәмидуллин Р. - 2 урын
Әүхәдиев А.-2 урын
Әбүбакиров Н. -3 урын

«Баян-соло» номинациясе уртанчылар төркеме:
Гайсин Н. -1 урын
Хайриев И.-1 урын
Фәсхиев И.-1 урын
Гарифуллин А.-1 урын
Морозов Б. - 1 урын
Зыятдинов З.-2 урын
Равилин А.-2 урын
Сергеев Д. - 2 урын
Һадиев А.-2 урын
Галимуллин Д. - 2 урын
Афанасьева П.-3 урын
Әхмәтов Г. - 3 урын
Гайнуллин Д. - 3 урын
Миңнегулов Т. - 3 урын
Габделбаров И.-3 урын
Галимов И. - 3 урын

«Баян-соло» номинациясе зурлар төркеме:
Мөбәрәкҗанов Б.-1 урын
Хуҗин Р.-1 урын
Хисмәтов А. -1 урын
Заһидуллин А.-2 урын
Мостафин Б. - 3 урын
Хәйбриев И. - 3 урын

«Курай-соло» номинациясе уртанчылар төркеме:
Хайриев И.-2 урын
Вилданов И.-2 урын

"Курай-соло" номинациясе зурлар төркеме:
Хәйбриев Ильяр-1 урын

«Ансамбль-кече форма» номинациясе кече төркем:
Трио:Шиһабиев Ф., Әүхәдиев А., Шамилов Р. - 1 урын

«Ансамбль-кече форма» номинациясе уртанчылар төркеме:
"НАЗ" ансамбле-1 урын
Кызлар дуэты-2 урын

«Ансамбль-кече форма» номинациясе зурлар төркем:
Триосы:Гайсин Н., Хайриев И., Хуҗин Р. - ГРАН-ПРИ

"Саба егетләре" ансамбле -1 урын
Дуэт: Хәйбриев И., Кәримуллин Д. - 2 урын

"Ансамбль" номинациясе уртанчылар төркеме:
Гармунчылар ансамбле (җит.Газизов А. З.) - 1 урын
Гармунчылар ансамбле (җит.Харрасов Р. С.) - 1 урын
«Дубая» халык уен кораллары ансамбле (җит.Шарифуллин И.Р.)-1 урын

Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев