Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТАРИХЧЫЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛДЫ

Казанда 3-5 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүче­ләр җәмгыяте һәм Гомумтатар төбәк тари­хын өйрәнүчеләр со­­­ве­­­ты бе­лән бер­­­лектә үткәрелгән II Бөтендөнья та­тар авылларының һәм тө­бәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенын­да Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән, районнардан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнашты.

Әлеге мәр­тәбәле җыенга  төбәк тарихын өйрәнүчеләр хә­­рә­кәтендәге актив эшчәнлеген һәм җир­ле төбәк тарихын өйрәнүдә керткән хезмәтләрен исәпкә алып, районыбызның тарих укытучылары Илдар Сафин (Юлбат), Айдар Гарипов (Олы Шыңар, сез аны рәсемдә (сулда) телевидениедә чы­гыш  ясау вакытында   кү­рәсез), Мидехәт Хәсәнов (Олы Нырты) һәм Рөстәм Мө­хәммәтҗанов (Олы Арташ) чакырулы иде.

  Делагатлар программа кы­­саларында Россия тө­бәкләрендәге та­тар авыллары та­рихына һәм Татарстан архи­вы эшләренә багышланган мең­­гә якын китапны үз эченә алган  күргәзмә белән танышты. Анда Саба районының Сатыш, Юлбат, Олы Кибәче авылларына багышланган китаплар да урын алган иде. Шулай ук делегатлар «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өй­рәнүдә галимнәрнең, та­­рихчыларның, җәмәгать эш­­леклеләренең ро­ле» ди­гән темага түгә­рәк өс­тәлдә, «Татар бис­тә­лә­рен саклап калу һәм үс­терү» дигән темага секция эшендә катнашты. Төбәк тарихын өйрәнүдә керткән хезмәтләре өчен иң актив эшчәнлек алып баручыларга бү­ләк­ләр тапшырылды. Бү­ләкләнүчеләр арасында якташыбыз Мидехәт Максуд улы Хәсәнов та бар. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатына лаек булды.

   Җыен кунаклары өчен мәдәни программа да ка­ралган иде, алар Башкортстан Республикасы­ «Ту­ган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәй­гесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һә­вәс­кәрләренең  «Без­нең милли мәдәни мирасыбыз» дип исем­ләнгән  концертын карады.

Ләйсән Гайнуллина,

мәгариф идарәсенең

милли эшләр буенча

методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X