Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тарихи фотоларны барлыйбыз

Саба муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге “Саба таңнары” газетасы редакциясе белән берлектә мәдәни мирас булырлык тарихи фотоларны барлый.

Алар төрле ракурста – Сабаның элекке урамнарын, биналарын, йортларын, күренекле шәхесләрен, сугышка кадәр яки аннан соңгы елларда үткәрелгән чараларны сурәтләгән фоторәсемнәр булырга мөмкин. Һәр кеше, һәр борынгы объект – үзе бер тарих. Фотоларны архивта туплау, яшьләргә үз тарихыбызны, аның кешеләренең шул чорга бәйле язмышын-тормыш итүен бәян итеп калдыру – бик мөһим һәм зарур гамәл. Якты ядкарь итеп фотоларда сурәтләнгән мизгелләрнең дәүләт архивларында мәңгеләштерелүе изге эш булуын онытмыйк. Моның өчен гаилә архивларында сакланган фотоларны (күчермәләрен) архив бүлегенә яки редакциягә тапшыру яисә sabatannar@rambler.ru электронный адресына җибәрергә кирәк. Без һәр тарихи фотоматериалга зур рәхмәтле булачакбыз.

Фото: https://pixabay.com | Atlantios

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев