Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тематик онлайн-дәресләр

ТАССР-Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы составында автономияле республика булып тора. 1920 елның 27 маенда Халык Комиссарлары Советы Үзәк Башкарма комитеты карары белән игълан ителә һәм Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы буларак, шул ук елның 25 июнендә оештырыла.

Шул уңайдан 27,29 май көннәрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары онлайн-дәресләр форматында берничә дистанцион чара үткәрделәр.

Фортепиано укытучылары Зәйнетдинова З. З., Хафизова Ч. Ф., Мөхетдинова Э. Н. Zoom кушымтасы аша ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан-минем туган ягым» исемле викторина-кроссворд үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-үзебезнең республикага, аның үткәненә һәм хәзергесенә карата кызыксыну уяту, ТАССРның килеп чыгышы турында белемнәрне ныгыту. Укучылар кроссворд сорауларына җавап бирделәр, шулай ук туган як тарихы турында  тыңладылар, аның гореф-гадәтләре һәм мәдәни кыйммәтләре белән таныштылар.

Шулай ук вокал сыйныфы укытучысы Дәүлиева Г.Р. ZOOM кушымтасы аша «Туган як турында  җырлар һәм ТАССР чоры композиторларының  иҗаты»дигән тематик онлайн-дәрес үткәрде. Укучылар дәрес барышында туган як һәм ТАССР чоры композиторларының  иҗаты турында бик күп кызыклы  мәгълүмәт  белделәр.

Аларны барыннан да бигрәк безнең балалар сәнгать мәктәбе исемен йөртә торган композиторларыбыз - Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар иҗаты кызыксындырды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мондый чаралар үткәрү укучыларда гражданлык – патриотик хисләр тәрбияләүгә, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтүгә ярдәм итә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X