Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Татарча диктант» акциясенең иң өлкән катнашучысына - 82 яшь

14 октябрь көнне, Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә​ Дөньякүләм белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе узды.

Акция әдәби татар телен өйрәнү,​ татар теленә кызыксынуны арттыруга, татар тел белгече һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.  Чарада​ 235 кеше катнашты, шуларның 130 ы онлайн форматта язды. Диктант язу 4 аудиториядә барды. Иң өлкән катнашучы 9 нчы сыйныф укучысы Гатауллин Илданның ​ бабасы Гатауллин Мәгъдәнур Идият улына -82 яшь һәм шул ук сыйныф укучысы Сафин Гаделнең әбисе 65 яшьлек Рәмзия Габделбар кызының  әлеге​ акциядә катнашулары аерым игътибарга лаек.​ ​ Иң яшь катнашучылар -  6 нчы сыйныф укучылары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев