Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел...

    «Жи-ши» пиши через «и»… Рус теле турында сүз чыкса, никтер гел шушы кагыйдә баштан йөгереп уза. Аннары елмаеп куясың. Уйларың үзеннән үзе мәктәп елларына, классташларга, тәнәфесләргә барып тоташа.

    Реклама

    Шушы кагыйдәләрне баш миенә кат-кат сеңдергән, “төнлә уятсалар да, шалт итеп җавап бирергә тиеш сез!” дип мең тапкыр тәкрарлаган рус теле укытучысы Тәнзилә Хәбибулла кызын рәхмәт сүзе белән искә алучылар бер мин генә түгелдер. Зур гыйлемгә ия булган, үтә дә таләпчән, укымышлы остазыбыз озак еллар Саба урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Әле күпмедер вакыт безнең класс җитәкчесе дә булып торды. Курка идек Тәнзилә Хәбибулловнадан. Дәресенә әзерләнмичә килү мөмкин түгел иде. Кагыйдәләр ятлана, диктантлар, инша­лар языла. Рус классик әдә­бия­тын өйрәнәбез, дәрес са­ен эчтәлек сөйлибез. Берара тәнәфесләрдә русча гына аралашу таләп ителә башлады. Монысы артыграк та булгандыр инде, бәлки. Рус классы булгач, шундый кагыйдә кертелгәндер, күрәсең. “Вәлиев, “йавляется” дип әйтмибез, “является” дип язылса да, “евляется” дип укыла дип, сүзләрне кат-кат кабатлаттыра иде укытучы апабыз. Баксаң, ул безне шулай татарча акцентсыз сөйләшергә күнектергән. Моңа авыл мәктәпләрен тәмамлаган әти-әниләребез аеруча сөенә иде. Шәһәргә китәсе, югары уку йортларына керәсе бар бит газиз балаларының. Русча белмәгәч булмый инде, янәсе. Әмма монысы да үзенә күрә бер сәясәт булган (аны үскәч кенә аңладык). Ярар, бу язмада сүз ул хакта түгел. Тәнзилә Хәбибулла кызы сөйләмендә метафораларны, чагыштыруларны оста кулланды, дәресләрдә “Роман газета” дигән нәфис әдәбият журналын файдаланганы истә калган. Кыскасы, укытты, өйрәтте, таләп итте. Ул үзе тумышы белән Апас районының Иске Йомралы авылыннан иде. Сугыштан соңгы елларда Апас төбәгендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан. 1950 еллар азагында Дөбъяз район газетасы мөхәррире булып та эшләгән. Аннары аны язмыш безнең районга китереп чыгарган. 1963-1971 елларда Саба редакциясендә “Җиңү байрагы”ның русча варианты-“Знамя победы” газетасының дубляж буенча редактор урынбасары булып эшли. 1971 -1983 елларда кабат мөгаллимлек эшенә кайта - Саба урта мәктәбендә белем бирә. Пенсиягә чыккач та эшкә чакыралар әле аны (безне шул чорда укытты да инде). “Тәнзилә Сираҗова рус телен камил белүче, югары профессиональ осталыкка ия булуы белән укучылары, коллегалары, ата-аналар каршында авторитет казанган шәхес” – дип искә ала аны үзенең китабында озак еллар Саба урта мәктәбе директоры булган Хәйдәр Хисанов. Тәнзилә Хәбибулловнаның гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Рәшит абый Ибраһимов белән бер ул үстерүләрен белә идек. Чит­тә кызлары яшәгәне дә истә калган. Кызганычка каршы, моннан берничә ел элек уллары Марсель фаҗигале төстә вафат булды. Тәнзилә Хәбибулловна олыгайган көнендә үзе генә яшәде. 1995 елда, озак авырмыйча гына, 67 яшендә бакыйлыкка күчте. Безгә белем биргән, үз балалары кебек якын күргән хөрмәтле остазларыбыз арасында Тәнзилә Хәбибулла кызы да аерым хөрмәтле урын алып тора.... Урыны оҗмахта булсын остазыбызның.Туган телебез янәшәсендә рус теленә карата да олы хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияли алды ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (2)
    Осталось символов:
    • 7 июнь 2020 - 18:14
      Без имени
      Доброго дня! Пишу по-русски. Извините. Хотя татарский язык знаю достаточно хорошо. Моя троюродная сестра из Сабов прислала мне это фото. На нем - мой папа Рашид Аминович, мой сводный братишка Марсель, ну и, соответственно, моя, скажем так, мачеха Танзиля апа. В статье написано про ее дочь о первого брака Гульфию. Но есть ещё и я - дочь от первого брака Рашида Аминовича. Очень жаль, что никого из данного о фото уже нет в живых. Особенно сожалею о потере сводного брата Марселя. Была на его могиле в Сабах. Сама живу в Москве вот уже 35 лет. На могиле отца в Казани бываю каждый год. Спасибо вам за память. С уважением, Резеда Рашидовна Мишеева-Ибрагимова.
    • 7 июнь 2020 - 13:15
      Без имени
      Искиткеч укытучы, минем яраткан укытучы, урыны ожмахта булсын. Илмира ханым сезгэдэ зур рэхмэт, кайберэулэргэ оноторга ирек бирмэгэнгэ шушындый, искиткеч, остазыбыз булуын. Андый укытучылар мэнгегэ безнен йорэктэ, хэм гол искэ тошэ безнен, узебезнен балаларга угет нэсихэт биргэндэ.